Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мунча ташы" татарның юмор брендына әйләнде" (ВИДЕО)

Казанның Уникс концерт бинасында "Мунча ташы" юмор театрының тамашалары тәмамлана. Азатлык радиосына театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла 1 апрельдә "Мунча ташы"на 35 ел тулуын, алга таба да татар халкына хезмәт итәчәкләрен әйтте. Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән килгән "Мунча ташы" юмор театры Казандагы 35нче юбилей сезонын "Акча корты" дип атаган. Театрның җитәкчесе...

Казанның Уникс концерт бинасында "Мунча ташы" юмор театрының тамашалары тәмамлана. Азатлык радиосына театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла 1 апрельдә "Мунча ташы"на 35 ел тулуын, алга таба да татар халкына хезмәт итәчәкләрен әйтте.

Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән килгән "Мунча ташы" юмор театры Казандагы 35нче юбилей сезонын "Акча корты" дип атаган. Театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла белдергәнчә, яңа програм тамашачыга ошарга тиеш, әлеге тема халыкның күңеленә тигән төп мәсьәләләрне; берсе икән.

"Бу елгы програмның исеме - "Акча корты". Акча ул күп сораулы мәсьәлә. Акча кирәкме ул, күпме кирәк дигән сорауларга җавап эзләргә тырыштык. Хәзер кредитларны күп кеше нәрсә икәнен аңламыйча алып, шул ук вакытта, дөнья үзгәреп, кайберләре түли алмыйча интегә. Әлеге программ шушы акча мәсьләләренә багышланган. Акча ул төрле катлам кешеләренә төрлечә тәэсир итә. Акча "корты" дигән сүз ул кешенең күңел халәте. Мәсәлән, кайберләрнең акчасы булса да, ул аны тота белмәскә мөмкин. Яки берәүләр ул акчаны җыя, ләкин аны акча "корты" дип әйтеп булмый, чөнки гаиләсен алып барырга тиеш", ди Әсхәдулла.
"Мунча ташы" театры бүгенге кешеләрнең эчке дөньясына да игътибар иткән, тыштан тәмле телле булып та, эчендә "тараканнар" барлыгын юмор аша күрсәтергә тырышканнар.
"Кеше мәҗлескә килгәндә, үзе белән бүләкләр генә алып килми, ә теләкләр дә алып килә. Теләкләрен матур итеп кәгазьгә язса да, аның күңелендәге икенче, яшерен уйларны күрсәтергә тырыштык", ди ул.
Театр җитәкчесе сүзләренчә, 19-26 февральдә узучы тамашалар тулы заллар белән үтә, Казан тамашачысы "Мунча ташы"н үткән еллардагыча көтеп алган. 35 еллык юбилейны да зурлап 1 апрельдә үткәрергә ниятлиләр. Татарстанның юмористларыннан тыш, Русия, чит ил юмористлары да кунакка килергә мөмкин икән. Әмма кем генә килсә дә, төп тамашачы - татар кешеләре.
"Без үзебезнең татар халкына, милләткә эшләдек һәм эшлиячәкбез. "Мунча ташы" ул Татарстанда юмор брендына әйләнеп бара. Безнең видеокассетлар чыгуга ук, тамашачы аларны алып, төрле кичәләрдә миниатюраларыбызны куеп фотога төшереп җибәреп торды. 35нче юбилей сезонының да үз программасы язылды, юмористлар чакырачакбыз, чит илдән дә кунаклар көтелә. 35 ел буе без көлдердек. Татар халкы әле көлеп туймаган. Үз-үзеннән көлгән милләт ул яши һәм яшиячәк", ди Гамил Әсхәдулла.
Юмор театры вәкилләре дә, бер төркем тамашачы да "Мунча ташы"н татарның тормышын юмор аша күрсәтүче көзге дип саный.

Байбулат ДӘҮЛӘТ
Азатлык
№ | 26.02.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев