Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Муниципаль хезмәткәрләр керем яшерә

Район прокуратурасы авыл җирлекләрендә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупциягә каршы тору һәм муниципаль хезмәт турындагы законнар таләпләренең үтәлешенә тикшерү үткәрде. Мәгълүм булганча, 2008 елның 25 декабрендә һәм 2007 елның 2 мартында кабул ителгән Федераль законнар һәм "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында"гы ТР Законы (17.01.2008) нигезендә муниципаль хезмәткәрләр яллаучыга (эш бирүчегә) ел...

Район прокуратурасы авыл җирлекләрендә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупциягә каршы тору һәм муниципаль хезмәт турындагы законнар таләпләренең үтәлешенә тикшерү үткәрде.

Мәгълүм булганча, 2008 елның 25 декабрендә һәм 2007 елның 2 мартында кабул ителгән Федераль законнар һәм "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында"гы ТР Законы (17.01.2008) нигезендә муниципаль хезмәткәрләр яллаучыга (эш бирүчегә) ел саен үзләренең керемнәре, мөлкәте турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләр тапшырырырга тиешләр.

Муниципаль хезмәткәрләрнең эшчәнлегенә прокуратура үткәргән тикшерүләр әлеге закон таләпләренең үтәлмәвен күрсәтте. Ягъни 16 авыл җирлегендә барысы 18 муниципаль хезмәткәрнең 2013 ел өчен үзләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында тулы булмаган белешмәләр бирүе ачыкланды. Аерым алганда, белешмәләрдә һәм банк учреждениеләрендә муниципаль хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары исеменә ачылган счетларның булу-булмавы турында мәгълүмат күрсәтелмәгән иде.

Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, 16 авыл җирлеге башлыгы исеменә коррупциягә каршы тору һәм муниципаль хезмәт турындагы законнар таләпләрен бозуларны бетерү таләбе белән прокурор тәкъдимнәре кертелде. Гаеплеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылдылар.

Энҗе Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев