Саба таңнары

Наркоман мәхәллә кешесен талаган

Әлмәт полиция вәкилләре шәһәребезнең бер православие храмында ясалган караклыкны ачыклады.

Октябрь ахырларында кичке служба вакытында билгесез затлар бер мәхәллә кешесенең сумкасын урлый. Анда бик кыйммәтле кәрәзле телефон, акча һәм шәхси әйберләр була, нәтиҗәдә әлмәтлегә 16 мең сум зыян килә. Сумкасын күзәтүсез калдырган 48 яшьлек ир-ат храмда мондый вакыйга булыр дип башына да китерми. Оператив-тикшерү чаралары барышында хокук сакчылары җинаять кылучының эзенә төшә, ул 34 яшьлек, берничә тапкыр хөкем ителгән әлмәтле булып чыга. Карак чираттагы наркотик дозасына акча табу өчен мөмкинлектән файдаланган булып чыга.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: