Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотиклар белән сату итүче 23 яшьлек кеше тоткарланган

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан идарәсе наркотикларның яңа төрләре - тарту катнашмасы "спайс"лар һәм синтетик "марка"лар барлыкка килүен хәбәр итә, һәм шул уңайдан ата-аналарны балаларына аеруча да игътибарлы булырга чакыра. Тарту катнашмалары проблемасы хакында газетада даими язылып килә. Шулай да яманлык тиз тарала, дигәндәй, профилактика максатыннан кабат бу темага...

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан идарәсе наркотикларның яңа төрләре - тарту катнашмасы "спайс"лар һәм синтетик "марка"лар барлыкка килүен хәбәр итә, һәм шул уңайдан ата-аналарны балаларына аеруча да игътибарлы булырга чакыра. Тарту катнашмалары проблемасы хакында газетада даими язылып килә. Шулай да яманлык тиз тарала, дигәндәй, профилактика максатыннан кабат бу темага әйләнеп кайту зыян итмәс.

Әлеге афәт нәтиҗәсендә кыска гына вакыт эчендә Россиядә 700 кеше зыян күргән. Хәтта үлем очраклары да күзәтелгән: 30 кеше дөнья белән хушлашкан. Шушы көннәрдә Татарстанда наркотиклар белән сату итүче 23 яшьлек кеше тоткарланган. Тарту катнашмасын тикшерү барышында составында MDMB (N)-BZ-F психоактив матдәсе табылган. Үлем белән сату итүче егет кемнәргә сатачагын, наркотик кулланучыларны алдан ук барлап куйган. Әлеге эш буенча тикшерү эшләре бара.

Моннан тыш, шушы көннәрдә генә Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан бер төркем студентлар тоткарланган. Алардан күп күләмдә көчле синтетик наркотик сеңдерелгән ачык төстәге кәгазь кисәкләре - "марка"лар алынган. "Марка"лар сәламәтлек өчен бик куркыныч. Тышкы яктан ул гадәти төсле кәгазьгә охшаган. Әмма аны суырганда наркотик төкерек аша шунда ук канга эләгә. Димәк, аның дозасын билгеләү кыен, шуңа да наркотик кулланучының үз гомере белән хушлашуы да мөмкин. Мондый наркотиклар бик кечкенә дозада, хәтта бер миллиграммнан азрак булганда да куркыныч.

Балаларыгызда наркотик куллану-кулланмауга шик уянса, сәер билгеләре күзәтелсә, кичекмәстән, наркотик­лар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан идарәсенә 273-43-45 телефонына хәбәр итүегез сорала. Шулай ук, "үлем" белән сатучылар турында мәгълүмат булган очракта да шушы ук номер белән элемтәгә чыгарга мөмкин. Анонимлык һәм иминлек гарантияләнә.

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев