Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нефть бәясе арту ягына таба борылды

Кытай хакимияте икътисади үсешне стимуллаштыру өчен чаралар күрүне дәвам итүен көтү фонында, башка чимал товарлары белән беррәттән, нефть бәясе дә арта, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы. Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" нефтенә октябрь фьючерслары Мәскәү вакыты белән 8.43кә 0,41 долларга (0,83 процентка) - барреле 49,93 долларга кадәр арткан. Сишәмбе көнне...

Кытай хакимияте икътисади үсешне стимуллаштыру өчен чаралар күрүне дәвам итүен көтү фонында, башка чимал товарлары белән беррәттән, нефть бәясе дә арта, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.

Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" нефтенә октябрь фьючерслары Мәскәү вакыты белән 8.43кә 0,41 долларга (0,83 процентка) - барреле 49,93 долларга кадәр арткан. Сишәмбе көнне базар ябылышына фьючерслар бәясе 1,89 доллар (3,97 процент) - барреле 49,52 долларга кадәр кыйммәтләнгән.

Нью-Йорк товар биржасы электрон сатуларында октябрьгә WTI нефте фьючерслары бәясе 0,25 доллар (0,54 процент) - барреле 46,19 долларга кадәр үскән. Алданы сессия нәтиҗәләре буенча контракт 0,11 долларга (0,24 процентка) - барреле 45,94 долларга кадәр арзанайган.

Кытай, кайбер зур проектларны тормышка ашыруны тизләтеп, компанияләрнең салым йөкләмәсен киметү буенча чаралар кабул итәргә ниятли, дип хәбәр итә КХР финанслар министрлыгы.

"Bloomberg" сораштырган экспертлар бәяләве буенча, узган атнада АКШның нефть запаслары 250 мең баррельгә арткан. Бер атна элек аларның күләме 455,4 млн баррель тәкшил иткән иде, бу 5 елдагы әлеге вакытка булган уртача күрсәткечтән 100 млн баррельгә күбрәк, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев