Нефть җитештерүче илләр кара алтынны суыртуны киметергә ниятләми
Яңалыклар

Нефть җитештерүче илләр кара алтынны суыртуны киметергә ниятләми

Әмма Согуд Гәрабстаны табу дәрәҗәсен азайту турына сөйләшүләр алып бара. Бу хакта Согуд Гәрабстанының нефть министры Али әл-Наими белдергән. Бу мәгълүматтан соң чәршәмбе көнне нефть бәясе 2 процентка арзанайган, "Brent"ның барреле 32 доллардан да кимрәккә сатылган. Көн саен базарга артык 1 млн баррель нефть чыга дип санала. "Bloomberg" агентлыгы хәбәр...

Әмма Согуд Гәрабстаны табу дәрәҗәсен азайту турына сөйләшүләр алып бара. Бу хакта Согуд Гәрабстанының нефть министры Али әл-Наими белдергән.

Бу мәгълүматтан соң чәршәмбе көнне нефть бәясе 2 процентка арзанайган, "Brent"ның барреле 32 доллардан да кимрәккә сатылган. Көн саен базарга артык 1 млн баррель нефть чыга дип санала.

"Bloomberg" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" маркасына апрель фьючерслары бүген иртән 1,2 процентка - барреле 32,87 долларга кадәр кимегән. Нью-Йорк товар биржасында (NYMEX) "WTI "нефтенә март фьючерслары 2,1 процентка - барреле 31,19 долларга кадәр арзанайган.

РФ Энергетика министры Александр Новак элегрәк нефть табуны туктатып тору буенча сөйләшүләр 1 мартка кадәр тәмамланырга мөмкин дип белдергән иде, дип яза "Интерфакс".

Татар-информ


Нет комментариев