Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нефтькә дөнья бәяләре 6 елда беренче тапкыр 45 долардан түбән төште

Дүшәмбе көнне нефтькә дөнья бәяләре 2 проценттан артыкны югалтып, тискәре динамика күрсәтә; 2009 елның 17 мартыннан беренче тапкыр Brent маркалы нефтьнең бер барреле, Кытай икътисады өчен борчылулар фонында, 45 доллардан да түбән төшкән, дип белдерә "Новости" РМА.


Мәскәү вакыты белән 07.07дә WTI җиңел нефтенә октябрь фьючерслары 2,52 процентка, барреле 39,44 долларга кадәр төшкән. Brent маркалы төньяк диңгез катнашамасына октябрь фьючерслары 2,09 процентка - барреле 44,51 долларга кадәр кимегән.

Дүшәмбе көнне хакимиятнең пенсия фонды акчаларын акцияләргә салуны рөхсәт итүенә карамастан, Шанхай фонд биржасы индексы 8 проценттан артыкка төшкән. Кытай икътисады өчен борчылулар инвесторларны Азиянең башка икътисадлары да үсешен киметер дигән уйга сала, ә бу нефтькә ихтыяҗ белән бәйле вәзгыятьне какшатачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев