Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әни кеше телефон аша 14 яшьлек кызын көчләүләрен ишетеп торган

Күршесенә кунакка керү Казанда яшәүче балигъ булмаган бала өчен аяныч тәмамланган. 14 яшьлек кыз өйдәгеләргә, дус кызы янына барам, дип чыгып киткән була. Әни кеше шалтыраткан вакытта кызы җинаятьчеләр кулына эләккән була инде. Телефоннан кызының ярдәм сорап кычкыруы, ир-атларның аннан көлгән тавышы ишетелә. Әни кеше телефон аша кызын тынычлыкта калдыруларын,...

Күршесенә кунакка керү Казанда яшәүче балигъ булмаган бала өчен аяныч тәмамланган. 14 яшьлек кыз өйдәгеләргә, дус кызы янына барам, дип чыгып киткән була.

Әни кеше шалтыраткан вакытта кызы җинаятьчеләр кулына эләккән була инде. Телефоннан кызының ярдәм сорап кычкыруы, ир-атларның аннан көлгән тавышы ишетелә. Әни кеше телефон аша кызын тынычлыкта калдыруларын, аңа кагылмауларын үтенсә дә, сүзләренә колак салучы табылмый. Киресенчә, телефонның тавышын ачып кына куялар.

Әти-әнисе полициягә гариза тапшырган, ә кыз икенче көнне генә өенә кайткан. Аңа психологлар ярдәм күрсәтә.

Татарстанның тикшерү комитеты матбугат хезмәте sntat.ru порталына хәбәр итүенчә, җинаять эше кузгатылган. Әмма җинаять фигурантларының балигълык яшенә җитмәве сәбәпле, бар нечкәлекләре дә ачып салынмый. Кайбер мәгълүматлар буенча, зыян күрүчене күршесенә дус кызы чакырган, ә көчләүчеләр дүртәү булган.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев