Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек кияүгә чыгарда да, ничек ирне саклап калырга? ❤

Дөньясы тулы ялгыз кешеләр булса да, үз парыңны табу хатын-кызга гына түгел, ирләр өчен дә шактый зур проблемаларның берсе. Авылы-авылы белән бер дә өйләнмичә утырып калган егетләр күп, шунда ук кызлары да бар кебек, ә никтер кавышучылар юк. Безгә килгән хатлар, шалтыратуларның (8 9178 557152) күпчелеге әнә шул хакта сөйли....

Дөньясы тулы ялгыз кешеләр булса да, үз парыңны табу хатын-кызга гына түгел, ирләр өчен дә шактый зур проблемаларның берсе. Авылы-авылы белән бер дә өйләнмичә утырып калган егетләр күп, шунда ук кызлары да бар кебек, ә никтер кавышучылар юк. Безгә килгән хатлар, шалтыратуларның (8 9178 557152) күпчелеге әнә шул хакта сөйли. Кырыкка җиткәндә берәү дә үзе яшәгән авыл яки район тирәсеннән генә үз тиңен сайламый. Барыбызга да читтән булсын. Чөнки яндагысының нәсел-нәсәбен беләбез. Арада күңелгә ятып бетмәгәне, кайсыдыр ягы белән ошап җитмәгәне була. "Юк, мин алар белән яши алмаячакмын", - дисең. Күрше тавыгы күркә булып күренгән сыман, читтәгесе иң яхшысы кебек. Ә шулай да, ничек кияүгә чыгарга да, ничек ирне саклап калырга соң? Сез ничек уйлыйсыз, языгыз?

Вәсил, Теләче районы:
- Иң мөһиме - яраткан кешеңә өйләнү! Никах гомерле булсын дисәң, бер-береңне санларга, ярдәмләшеп яшәргә өйрәнергә кирәк. Билгеле, тормыш булгач, савыт-сабасы да шылтырамый тормый инде аның. Шул вакытта бераз гына тыелып калырга, юл бирергә кирәк. Тормыш иптәшем Ания белән 44нче елыбызны бергә торабыз инде. Өч бала тәрбияләп үстердек, барысын да олы тормыш юлына чыгарып җибәрек, барысының да машиналары бар, яхшы яшиләр.
Гаилә эчендә күпчелек тавыш акча аркасында чыга инде ул. Шуңа күрә кызыккан әйберне һәрвакыт бер-берең белән киңәшләшеп алырга кирәк, дип саныйм. Дөресен генә әйткәндә, эш, нинди дә булса шөгыль булган йортта талашка урын да юк ул. Тормыш иптәшем Ания белән икебез дә лаеклы ялда булсак та, һаман да күпләп терлек, кош-корт тотабыз. Сыер, тана, үгезебез, тавыкларыбыз, үрдәк, казларыбыз бар. Малай белән килен дә безнең янда. Эш барыбызга җитә!

Рушания, Кукмара районы:
- Кызлар чая булырга тиеш инде ул. Үзеңә ошаган егет бар икән, җиңелчә генә сиздерә дә белергә кирәк, килешле генә итеп чикылдап алу да бер дә артык түгел. Бәхет өчен бераз гына булса да көрәшергә кирәк. Аның ягына таба карарга да куркып, кичләрен мендәргә капланып елап ятудан мәгънә юк!
Ә тормыш юлында хатын-кызга иң кирәкле нәрсә ул - сабырлык һәм юмартлык. Юмарт булсаң, Аллаһы тәгалә артыгы белән кире үзеңә кайтара. Саранлык кешене бизәми. Сабыр иткән - морадына ирешкән дип, гел кабатларга ярата иде бер күршем. Ирем белән 40 ел бергә яшибез. Хәзерге тормышыбыз рәхәт булса да, төрле чаклар булды. Нинди генә авыр хәлдә калсак та, сабыр итәргә тырыштым. Бием, биатайлар белән дә яшәргә туры килде. Анда да сабырлык саклады. "Тукта, балалар хакына", - дип үз-үземне юаткан чаклар да булмады түгел. Сабырлык - бүгенге яшьләргә җитмәгән иң беренче сыйфат.

Фәүзия, Буа районы:
- Фикеремне Айдар Тимербаев башкаруындагы җыр белән әйтеп бирим әле:
"Берегез дә ялгыз калмас,
Ашыгып ялгышмагыз.
Гомер буе үкенерсез,
Яратмый кавышсагыз!"
Гаилә корганда иң мөһиме - бер-береңне ярату. Аннан соң ир - хатынга, хатын иренең холкына әкренләп җайлаша инде ул. Әмма ничек кенә булмасын, гаилә тоткасы - хатын-кыз. Бик күп еллар кайнана һәм үземнең әни белән бер йортта яшәргә туры килде. Кайнанага - бер төрле, үземнең әнигә икенче төрле ярарга кирәк. Икесе дә бик зәһәр кешеләр иде. Үземнең әни 97 яшенә җитеп үлеп китте. Болары өстенә ир дә бар бит әле! Әмма ничек кенә авыр булса да, тавышланып яшәмәдек, матур тордык. Әлеге дә баягы яратып кавышу коткаргандыр инде. Тормыш нечкәлекләре хатын-кыз җилкәсендә инде ул, анысы берсүзсез. Вак-төякләрне, күңелсезлекләрне үткәреп җибәрергә тырышабыз, бик каты ачуланышканда да тормышны яңабаштан башлыйбыз без. Ирләр яшь чакта гына масая ул. Аннан соң: "Тагын нинди эш бар?" - дип, күзгә генә карап торучанга әйләнә икән. Элек, мәсәлән, йортта ирем хуҗа иде, аннан узып булмады. Ә хәзер күбрәк мин баш.

Гүзәл, 25 яшь. Чаллы шәһәре:
- Ничек чыгарга дип? Мәсәлән, без таныштык та, йөри башладык. Миңа 19 яшь иде. Бер-береңне аңласаң, кияүгә чыгып була. Ә менә яныңда тотып калу - икенче мәсьәлә. Ирне тотып калып булмый икән ул - чит хатыннар белән йөргәне барыбер йөриячәк, эчәм дисә, барыбер эчәчәк. Туктатам димә. Беренче ирем белән шулай булды - балабыз тугач, әллә нишләде ирем, бөтенләй үзгәртеп куйган кебек булды. Эчә башлады, мине тыңламады, һаман саен талаша идек, әйткәләшә идек. Чит хатыннар белән йөри башлады. Бергә торырлыгын калдырмады, кыскасы. Ир кешенең башында булмаса, хатыны гына тотып кала алмый икән. Мәҗбүриләп алиментка бирдем, чөнки балага акча кирәклеген үз башы белән аңламый. "Акчам үземә дә җитми әле", - дип әйтә иде гарьләнмичә. Хәзер хезмәт хакыннан басып калалар. Баланы хәтта туган көне белән дә котламады менә. Мин икенче кешегә кияүгә чыктым, аның белән дуслар аша таныштык. Бала белән дә кияүгә чыгып була димәк. Куркып, кимсенеп утырасы түгел. Икенче ирем кызымны шундук үзенеке итеп кабул итте. Йөри башлагач, безгә килеп кергәндә, кызым аңа "абый" дип әйтә иде. Кызыма 4 яшь. Инде менә хәзер елдан артык яшибез, үзеннән-үзе "әти" дип әйтә башлады. "Әти, әтием", - дип, эштән кайтканын көтеп тора. Шуңа күрә, кияүгә чыгарга теләгән хатын-кызларга киңәшем шул - күбрәк аралашырга, караштырып йөрергә, чагыштырырга кирәк. Бер кешедә генә тукталмаска, башкалар белән чагыштырырга, сынарга кирәк. Иң мөһиме - минем шикелле артык яшьли ашыгырга кирәкми икән. Вакыты җиткәч, бөтенесе дә кияүгә чыга. Чыкмыйча калганнарны белмим мин. Кырыкта чыгып, бала табучылар да бар бит.

https://new.vk.com/beznen_avil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев