Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ник картлыкка әзерләмиләр?

Бер ял көнендә отставкадагы полковник, Россия­нең атказанган очучы-истребителе дачасында булып кайттым. Әлегә сәламәтлеге дә, матди ягы да зарланырлык түгел аның. Фатиры, дачасы, миллион сумлык яңа машинасы бар, кем­нәр­неңдер төшенә дә кер­мәгән 50 мең сум пенсия ала. Отставкага чыкканнан соң, 70 яшенә җиткән­че диярлек, җитәкче вазифаларда эшләде.

Сүзем, полковниктан биг­рәк, беркайда да беркемне дә картлыкка әзерләмәүләре турында әле минем. Пенсия яшендәге кешеләр өчен бернинди курслар да, кулланма, инструкцияләр дә юк. Тор­мышның матди ягыннан биг­рәк, психологик һәм әхлакый ягын күздә тотып әйтүем. Пенсиягә чыккач, гадәти тормыш рәвеше үзгәрә, хез­мәт­тәшләр белән элекке элем­тәләр өзелә. Яңа статуста ничек яшисе, ничек көн уздырасы, көндәлек тормышны ничек оештырасы – беркем белми. Ничек телисең, шулай яшисеме? Үземнең дә пен­сиягә чыкканыма инде – 15 ел. Әмма әле һаман да шул сорауга җавап таба алганым юк. Полковник Касыйм Иб­ра­һи­мович (сүз уңаеннан аның Дагыстан татары икәнен әйтеп үтик), соравымны игътибар белән тыңлагач: “Нинди проблема уйлап таптың тагы? Кеше картлыктагы тормышына үзе әзерләнергә тиеш! Аның өчен беркем уйламаячак та, эшләмәячәк тә!” – дип кырыс кына әйтеп куйды. “Алай гына түгел шул әле, – дим. – 15 ел элегрәк Пенсия фондына документлар рәс­миләштерергә килгәч, янә­шәм­дәге бик карт чырайлы бер ир-атка игътибар иттем. Сиксәннән узганнарга бире­лә торган пособие артыннан йөридер, мөгаен, дип уйлап куйдым. Баксаң, минем кебек, 60 яшькә җитеп, пенсия рәсмиләштереп йөреше икән. Аның янында үземне егетләр кебек хис иттем. Дөресен әйткәндә, мондый “тигезсезлек”тән бераз оялып та куйдым әле. Папка тулы документларым белән Пенсия фонды хезмәткәре янына килеп утыргач: “Чыннан да, аңа нибары 60 яшь кенәме? Бетәшкән картлачка охшаган лабаса...” – дип сорамый булдыра алмадым. Пенсия рәсмиләштерүче ханым, соравымны ошатмыйча: “Ни­гә үзегез белән чагыштырасыз? Аның нинди тормышта яшәгәнен белмисез бит сез. Донбасс шахталарында күмер чапкан, Уралда заводлар тө­зегән, өстәвенә әле тагын дис­тә ел чамасы Ерак Төнь­якта шофер булып эшләгән. Ә сезнең портфель яки каләм белән кәгазьдән авыррак әйбер күтәргәнегез бармы соң?” – дип мине шап итеп урыныма утыртты”.


“Касыйм, картлыгы турында кеше үзе уйларга тиеш, дисең. Әмма мондыйлар бит – дистәгә бер яки ике генә. Калганнарының, әйтик, белеме юк, һөнәре аз акчалы, сәламәтлеге дә ташка үлчим дәрәҗәсендә генә... Менә син үзең мәсәл­дәге баканы хәтерләтәсең”, – дим. “Нинди баканы тагын?” “Сөт тутырылган тар муенлы чүлмәккә ике бака егылып төшкән. Берсе, эшнең хөр­тилеген аңлап, дөньясына төкергән дә, тәпиләрен түшенә аркылы-торкылы куеп, төпкә киткән. Икенчесе исә, ә-ә-ә, сез шулаймы әле, дип, озын ботлы аяклары белән сөтне болгата башлаган... Болгаткан-болгаткан да, сөтне майга әйләндереп, чүлмәк эчен­нән чыгып шылган. Әнә шундый нык ихтыярлы, көчле кешеләр бик күп дип уйлыйсыңмы әллә? Дистәгә, йөзгә берәү та­был­са табы­лыр... Әй, әйтәсе килгән сүзем бу түгел әле. Кеше ничек кенә сәламәт, бай, дус-ишле булмасын, картлык көнендә барыбер сораулар алдында кала. Чираттагы көнемне ничек уз­дырырмын? Кем һәм нәрсә хакына яшим?.. Өлкәнәя барган саен мондый сораулар күбрәк туа. Нәрсә әй­тергә теләгәнемне чама­лый­сың­мы инде хәзер?”

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев