Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы эшчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Торак-коммуналь хуҗалыгын тикмәгә генә, яхшы кәеф хезмәте, димиләр. Көндәлек хезмәтегез белән кешеләрнең уңайлы тормышы өчен шартлар тудырасыз, районыбызда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкарасыз. Сезнең тармакның киләчәге аны уңышлы...

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы эшчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Торак-коммуналь хуҗалыгын тикмәгә генә, яхшы кәеф хезмәте, димиләр. Көндәлек хезмәтегез белән кешеләрнең уңайлы тормышы өчен шартлар тудырасыз, районыбызда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкарасыз. Сезнең тармакның киләчәге аны уңышлы реформалаштыру белән дә бәйле. Моңа ирешү эшчәнлегегездә мөһим үзгәрешләргә китерергә, күрсәткән хезмәтләрнең арзан, уңайлы булуын һәм сыйфатын үстерүгә, кешеләрнең яшәү шартларын тагын да уңайландыруга ярдәм итәчәк. Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре коллективларының үз вазифаларын башкаруда матур традицияләре, бүгенгесе һәм киләчәге бар.

Бүген күп еллар хезмәт иткән, хәзерге вакытта тәҗрибәле остазлар булган тармак ветераннарына да рәхмәт әйтәсе килә. Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, сезгә чын күңелдән сәламәтлек, һөнәри эшегездә уңышлар, иртәгесе көнегездә тынычлык һәм ышаныч, гаиләләрегезгә иминлек телибез!

Саба муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев