Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өченче урын да – зур җиңү!

Әлмәт шәһәрендә начар кү­рү­че­ләр арасында голбол буенча республика чемпионаты үткәрелде.

 Әлеге  уенда  күзләренә махсус күзлек кигән уенчылар 9 метрлы  мәйданда тавыш  чыгаручы тупны  кертү максатыннан  көч  сынашалар.  Кагыйдәләре хәйран катлаулы һәм  аерым   күнекмәләр сорый. Голбол буенча дөнья чемпионатлары да оештырыла.  Чемпионатта район  командасы данын Азат Сәмигуллин (Өтернәс), Илшат Мирзәхмәтов (Килдебәк), Риназ Фазылов (Тимершык) һәм Илфат Тимергалиев (Саба)  яклады.  Ярыш ахырында Лаеш  командасы  – I, Казан уенчылары II  урынга   чыкты.

Өченче  урын өчен  киеренке  тартыш Саба һәм Әлмәт командалары  арасында  барды. Уен бетәргә 2 минут кала  мәйдан хуҗалары өч туп аермасы белән отып барды. Әмма Саба егетләре, зур рухи һәм физик  көч  куеп,  исәпне тигезләүгә ирештеләр. Өстәмә вакыт бирелгәч,  җиңү тубын райондашларыбыз  кертте һәм III  урынны  алды. Аларга  Кубок  һәм  акчалата  бүләк тапшырылды.

Рәшит Кәримов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев