Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч айлык баласын тиешенчә карамаган өчен яшь әни җәза алачак

Чаллыда яшәүче яшь ана өчен сабые теләгән бала булмый: туган көннәрдән үк ул үзен кайгыртучан, яхшы әни буларак күрсәтми. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.

Аның баласы һәрвакыт ач була, көн-төн елый һәм пычрак киемнәрдән була. Нәтиҗәдә сабыйга физик һәм психик зыян килә.  

"Челнинские известия" газетасы язуынча 20 яшьлек хатынга карата РФ ҖКның "Балигъ булмаган баланы тәрбияләүдә тиешле вазифаларны үтәмәү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Гаепләнүчегә җәзаны суд бирәчәк. 

Судка кадәр ханым яшәү урынын калдырып китмәскә тиеш. Сабый балалар йортында. Ул тиешле авырлыкны җыйганчы һәм сәламәтләнгәнче табиблар карамагында булачак. 
 

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев