Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олимпиадага барабыз! Ләкин...

Россия җыелма командасы Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында катнашачак. Халыкара Олимпия комитеты башкарма комитеты шундый карар чыгарды.

Шул ук вакытта Россия спортчылары берничә таләпкә җавап бирергә, ягъни иләк аша үткәрелергә тиеш. Иң төп шарт - спортчының допинг пробалары моңа кадәр уңай нәтиҗә бирмәгән булуы сорала. Моннан тыш, спортчыларның допинг пробаларының соңгы вакытта чит ил лабораторияләрендә тикшерелгән булуы да шарт итеп куела.

Халыкара Олимпия комитеты Россия спортчыларын Уеннарга җибәрү буенча төп җаваплылыкны халыкара спорт федерацияләре җилкәсенә йөкли. Шулай итеп, Олимпиадага Россия җиңел атлетларының Уеннарга тәгаен бармаячагы да расланды. Чөнки җиңел атлетика федерацияләренең халыкара ассоциациясе аларны бу хокуктан күптән мәхрүм иткән иде. Бер генә искәрмә бар: ераклыкка сикерүче Дарья Клишинаны уеннарда күрә алачакбыз.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев