Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Шыңар авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә пионерия туган көненә багышланган "Ал җилкәннәр астында" дип исемләнгән концерт үткәрелде

19 май-Пионерия туган көненә 100 ел. Олы Шыңар авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә пионерия туган көненә багышланган "Ал җилкәннәр астында" дип исемләнгән концерт үткәрелде.

Без бергәләп Пионерия утравына ал җилкәндә сәяхәт кылдык. Ал җилкәннәр романтиканы, хыялны, ачыш эзләүне символлаштыра. Пионерлар оешмасы тарихы да «Яшь пионерлар маршы» ннан башланып китте, безнең чара да бу җыр белән башланды.

Концертта «Пионерская зорька» дигән чакыру радиопрограммалары, балалар өлкәннәр белән бергә башкарган пионер җырлары яңгырады. Кайчандыр пионер булган, пионер балачагы һәм яшьлеге белән булган һәркемгә күңелле хатирә булачак. Очрашуның финал ноктасын булып дәртле пионер җыры астында флешмоб булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев