Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Люция Шәрәфиеваның Олы Кибәче авылына багышлан китабы дөнья күрде [+фото]

Шушы көннәрдә районыбыз­ның Олы Кибәче авылында туып үскән күренекле каләм әһеле Люция Шәрәфиеваның шул исемдәге китабы дөнья күрде. Басма Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов теләктәшлегендә, күренекле авылдашлары - "Ак Барс" банк акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Фәнил улы Гәрәевнең матди ярдәме белән нәшер ителгән. Әлеге...

Шушы көннәрдә районыбыз­ның Олы Кибәче авылында туып үскән күренекле каләм әһеле Люция Шәрәфиеваның шул исемдәге китабы дөнья күрде. Басма Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов теләктәшлегендә, күренекле авылдашлары - "Ак Барс" банк акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Фәнил улы Гәрәевнең матди ярдәме белән нәшер ителгән.

Әлеге җитди хезмәт Саба районының берничә гасырлык тарихы булган Олы Кибәче авылына багышлана. Китап зур мәгълүматлар базасына - архив һәм авторның үз материалларына, әдәби чыганакларга нигезләнгән. Җирле матбугатта басылган мәкаләләр дә әлеге хезмәттә уңышлы кулланылган.

Күренекле каләм әһеле - Татарстан журналистларының данлыклы "Бәллүр каләм" иясе, "Болгар радио­сы"ның яңалыклар хезмәте өлкән мөхәррире, филоло­гия фәннәре кандидаты Люция Шәрәфиеваның «Эчәр суым синдә, Кибәчем!» дигән китабы тарихи әһәмияткә ия булган, туган төбәкне өйрәнү буенча тирәнтен әзерләнгән кыйммәтле хезмәт. Ул мәктәп укучыларына тарих фәнендә крайны өйрәнү өчен лаеклы өстәмә әсбап.

Дамир Исхаков,

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты

баш фәнни хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев