Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онлайн тавыш бирүдә катнашыгыз!

Парклар, яр буйларын төзек­лән­дерүгә сайлап алу өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү бара

Быел Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы эшли башлаганга 10 ел тула. Шушы вакыт  эчендә шәһәрләрдә һәм  авылларда тормыш  сыйфатын   яхшырткан йөзләгән яңа  парклар,  скверлар барлыкка  килде,  яр буйлары тәртипкә  китерелде. Программа дәвам итә. 2025 елда республикабызда  төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен онлайн тавыш бирү 15 марттан башланды. “Безнең ишегалды” программасы кысаларында 833 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Тавыш бирүгә 274 иҗтимагый киңлек һәм 1550 ишегалды территориясе тәкъдим ителә. Республикада төзекләндереләчәк объектлар исемлегендә Сабаның  "Бәләкәч" паркы, Сабинка  яр буе (5нче  чираты),  хастаханә яны территориясе,  Шәмәрдәннең Ф.Кәрим  урамындагы  паркы, Лесхоз бистәсе (Садовая  урамы буенча ) һәм  Сатыш авылы (Ленин урамы буенча) яр буйлары бар. Районда  күпфатирлы  йортларның ишегалларын төзекләндерү программасы  уңышлы тормышка  ашырылды инде. Шуңа   күрә тавыш бирүгә кертелгән исемлектә Саба районы юк.   
  Парклар,  яр буйларын төзек­лән­дерүгә сайлап  алу  өчен  Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталының  “Опросы жителей” бүлегенә керергә  кирәк. Әлеге чарада 14 яше тулган  һәркем  катнаша ала. Онлайн тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Районыбызның төзеклеге, үсеше, күркәмлеге өчен бергәләп кайгыртыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев