Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Орскида татарлар күпләп яшәгән Иске шәһәрне һәм татар зиратын су баскан

«Татарларның күбесе иске шәһәрдә яши иде, дамба җимерелгәч, нәкъ менә иске шәһәрне су басты. Хәзер эвакуация бара, халыкны башка урынга күчерәләр» диләр милләттәшләребез.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Оренбург буенча идарәсе

Оренбург өлкәсе Орск шәһәре татарларының «Мирас» милли-мәдәни автономиясе рәисе Азат Хәйретдинов «Татар-информ»га хәбәр итүенчә, татарлар күпләп яшәгән «Иске шәһәр» өлешен һәм шундагы борынгы татар зиратын су баскан.

«Татарларның күбесе иске шәһәрдә яши иде, дамба җимерелгәч, нәкъ менә иске шәһәрне су басты. Хәзер эвакуация бара, халыкны башка урынга күчерәләр. Шулай ук борынгы татар зиратын су баскан, шул сәбәпле, шәһәрдә авырулар килеп чыкмасын өчен, краннан су эчү тыела дигән кисәтү тараттылар», - диде Азат Хәйретдинов «Татар-информ»га.

Орскның элекке татар автономиясе җитәкчесе Рафаэль Нигъмәтуллин әйтүенчә, мәчетне дә су баскан булырга мөмкин. Ул Советская урамында төшерелгән видео юллады, аннан аңлашылганча, су койма биеклегендә. Мәчет Иске шәһәрдә, дамба янындагы Орджоникидзе урамында, су басу зонасында, диде ул. Шулай ук ике чиркәүне – Покровский храм һәм Хатын-кызлар монастырен да су баскан.

«Краннан пычрак су килә. «Магнит» кибетләрең йөреп чыктым, эчәр өчен 5литры шешәләр сатуда юк. Юл ачык булса, иртәгә генә алып киләләр. Башкортстаннан килүчеләр бар иде, алар юлларны су җимергән дип әйттеләр», - диде Рафаэль Нигъмәтуллин.

  • Орск шәһәре Урал елгасы ярында. Елганың югарырак агымында Ирекле сусаклагычы урнашкан. Көннәр кисәк җылыту сәбәпле, су кисәк арткан, ГЭС сусаклагыч суын җибәрә. Орск шәһәрен Урал елгасы ташудан саклау өчен төзегән дамба, көчле агымны чыдата алмыйча, җимерелгән һәм «Иске шәһәр» дип аталган өлешне су баскан.

«Монда ГЭСның безнең шәһәрдән 40 метр биегрәк урында булуы да зур роль уйный. ГЭСтан җибәрелгән су дулкын булып, көчле ташкын булып килә, шуңа җимергеч көче зур», - дип аңлатты татар оешмасы җитәкчесе.

Азат Хәйретдинов үзе гаиләсен сеңлесе яши торган Яңа шәһәргә күчергән. Үзе исә өендә калган. «Мин яшәгән җиргә кадәр су күтәрелмәде әле, мин өстәрәк торам. Аскы якта яшәүчеләрнең су түбәләренә кадәр менде. Кич Ирекле ГЭСы кабат су ташлаячак диделәр, кич, су күтәрелсә, китәсе булыр, мөгаен», - диде ул.

Азат Хәйретдинов әйтүенчә, шәһәрдә кешеләр, кемнең кем булуына карамастан, бер-берсенә ярдәм итәргә тырыша, күрше торак пунктлардан да ярдәм килә. Ул, хәлләрен белешкән өчен, татарстанлыларга да рәхмәтен әйтте.

«Хәзер авыр, ә иң кыены – соңрак, су киткәч булачак, чөнки кешеләр өйләреннән документларын, иң кирәк әйберләрен генә алып чыгып китә алды. Никадәр ремонт кирәк булачак», - диде ул.

  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Оренбург буенча идарәсе хәбәр итүенчә, 1121 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 331е – балалар. 2450 йорт һәм 3158 йорт яны участогы су астында. Матбугат чаралары 2 (кайберсендә – 3) кешенең һәлак булуын хәбәр итә. Су басуны хокук органнары тикшерә, иминлек кагыйдәләрен исәпкә алмыйча төзелеш эшләре алып бару һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча җинаять эше ачылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/orskida-tatarlar-kuplap-yasagan-iske-saharne-tatar-ziratyn-su-baskan-5885899

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев