Пүкәлдә "Суперәбиләр" көч сынаша
Яңалыклар

Пүкәлдә "Суперәбиләр" көч сынаша

Пүкәл авыл клубында катапханә белән берлектә, Халык ара хатын-кызлар көненә багышланган, "Супер әби" бәйгесе узды.

Әлеге бәйгедә катнашкан әбиләребез: Нурия Рамазанова, Равия Файзрахманова, Роза Мусабаева, Альфинур Джураева - барысы да искиткеч яхшы чыгыш ясадылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйге бик күңелле үтте,тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.


Нет комментариев