Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция хәбәр итә

Барлык фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.

 Исерек хәлдә транспорт чарасы белән  идарә иткәне өчен административ  җаваплылыкка тартылган К. правасын  алдыра торып,  аек булмаган  килеш кабат руль артына  утырган.
Кем икәнлеге  ачыкланмаган кеше, билгесез урыннан торып, интернет  челтәре һәм тиз  арада хәбәр  алмашу  чарасы  ярдәмендә “Stancoff 2 Frosty Chaos”  уены вакытында пароль соралуы сылтавы белән  З.ның  ышанычын  яулап,  аның   картасыннан 50334 сум акчасын  урлый. 

Киров өлкәсе  кешесе “Саба” җәм­гыятенең Кибәче бүлекчәсе бинасы эчендә шәхси  күралмаучылык   мө­нә­сәбәтләреннән  чыгып, үтерү белән  янау максатында К.ның башына  йодрыгы белән  суккан, идәнгә  егып  салганнан  соң буа башлаган.

Хөкемдә булган гражданин Г. Шә­мәрдәндә урнашкан йорт бүл­мәсендә ки­леп  чыккан  конфликтлы  вәз­гыя­тьтә хатын-кызның  йөзенә ике тап­кыр  суккан. Кыйналучы тән җә­рә­хәт­ләре  алган.

Билгесез  кеше Интернет  челтә­рен­нән  файдаланып, чит милекне  үзләш­терү максаты белән  гражданин П.га карата  мошенниклык гамәле  кылган.  Аның ышанычын  яулап, картасыннан 62930 сум  акчасын  урлаган.

Әлеге  фактлар  буенча  җинаять эшләре  кузгатылды.

Районда  яшәүчеләр игътибарына! Әгәр  сезгә билгесез  кешеләр шалтыратып,  үзен банк яисә полиция хез­мәткәре дип таныштыра һәм банк  кар­тасындагы акчагызга кара­та законсыз гамәлләр кылынуы ту­рында хәбәр итәләр икән, шунда ук сөйләшүне өзәргә кирәк. Банк  кар­­тасындагы цифр­ларны, яшерен  кодларны мошен­никлар нинди генә ышандырырлык дәлилләр ки­тер­мәсеннәр,  бер­кайчан да, бер­кемгә дә  әйтмәгез.

Диләрә Кәримова,

штаб начальнигы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев