Популяр җырчы Резида Кадыйрова вафат
Яңалыклар

Популяр җырчы Резида Кадыйрова вафат

Аның «Шәмдәлләр», «Әнием миләше», «Мәһәббәт җимешләре» җырлары аеруча популяр.

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова вафат. Бу хакта «Интертат» «Матбугат.ру» басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Басма мәгълүматы буенча, җырчы биш елдан артык каты авыру белән көрәшкән. Бу елның гыйнварында аның ире Данис вафат була.

Җырчы белән хушлашу урыны һәм вакыты соңрак билгеле булачак, дип билгеләп үтә басма.

Резеда Кадыйрова 1961 елның 22 апрелендә ТАССРның Мамадыш районы Уразбахты авылында туа. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

Драматург Туфан Миңнуллин Кадыровага профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнергә киңәш иткән. Аның «Шәмдәлләр», «Әнием миләше», «Мәһәббәт җимешләре» җырлары аеруча популяр.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/populyar-yrcy-rezida-kadyirova-vafat-5923729?ysclid=mp8f5jcmme671814928

Фото: социаль челтәрдән алынды

 


Нет комментариев