Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин авыл хатын-кызлары өчен эш көнен кыскарту турындагы законга кул куйды

Авыл хатын-кызларының эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызлар өчен эш көнен киметүне күздә тоткан законны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Авылда яшәүче хатын-кызларның эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш, ә гадәти эш вакыты 40 сәгатьне тәшкил итә. «Шул ук вакытта хезмәт хакы тулы эш атнасындагы кебек үк түләнә:<...> », – диелә законда.

Әгәр дә эш көне хезмәт шартлары нигезендә өлешләргә бүленгән икән, хезмәт хакы артык күләмдә билгеләнә. Соңгысы закон үз көченә кергән көнгә билгеләнгән хезмәт хакы күләме белән чагыштырганда киметелә алмый.

Моннан тыш авыл хезмәтчәннәре язмача гариза буенча хезмәт хакын сакламыйча, аена бер өстәмә ял көнен алу хокукына ия булалар.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X