Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Хөкүмәткә аз керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде

Биредә торакны шәхси милеккә тапшырмыйча тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә торган механизмнар булдыру хакында сүз бара.

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә аз керемле гаиләләрне торак (аны шәхси милеккә тапшырырга кирәкми) белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде.

Ул торак төзелеше мәсьәләләре буенча законнар һәм үз карарлары үтәлешен тикшергәннән соң дәүләт башлыгы тарафыннан бирелгән йөкләмәләр арасына керә, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Хәзер Хөкүмәт халыкның яшәү шартларын яхшырту һәм 2024 елга торак төзелеше күләмен арттыру өчен «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында «керем күләме югары булмаган гражданнарны торак белән тәэмин итүдә өстәмә механизмнар булдыруны» тәэмин итәргә бурычлы.

Моннан тыш, социаль файдаланудагы торак фонды төзелеше буенча техник заказчы функцияләрен төбәк дәрәҗәсендә үзәкләштерергә кирәк.

Әлеге йөкләмәне үтәүнең срогы итеп агымдагы елның 10 октябре билгеләнгән. Йөкләмәнең үтәлеше өчен РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Федерация субъектлары җитәкчеләре җаваплы.

Фото: архив kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев