Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Миланда татар түбәтәен киеп карады [+видео]

Владимир Путин италияле хезмәттәшләренә аның татарларның милли баш киеме булуын әйтте. Россия Президенты Владимир Путин белән Италия Премьер-министиры Маттео Ренци «ЭКСПО-2015» Бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильонында тәкъдим ителгән продукцияне карады. Россия төбәкләре арасында иң зурысы булган Татарстан экспозициясе павильонның икенче катын били. Биредә Россия дәүләте башлыгы белән Италия Хөкүмәте җитәкчесен Татарстан...

Владимир Путин италияле хезмәттәшләренә аның татарларның милли баш киеме булуын әйтте.
Россия Президенты Владимир Путин белән Италия Премьер-министиры Маттео Ренци «ЭКСПО-2015» Бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильонында тәкъдим ителгән продукцияне карады.
Россия төбәкләре арасында иң зурысы булган Татарстан экспозициясе павильонның икенче катын били. Биредә Россия дәүләте башлыгы белән Италия Хөкүмәте җитәкчесен Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алды. Алар мәртәбәле кунаклар өчен экскурсия үткәрде һәм Татарстан предприятиеләре хакында сөйләде.
Тәкъдим ителгән стендларны карап һәм Татарстан продукциясен югары бәяләп, Владимир Путин халык кәсепчелеге предметлары урнаштырылган стенд янында тукталды. Биредә ул милли орнаментлар белән бизәлгән татар түбәтәен киеп карады. Владимир Путин италияле хезмәттәшләренә аның татарларның милли баш киеме булуын әйтте. РФ Президенты күрелгәннәрдән канәгать калды.
Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына "Просто молоко" идарәче компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты җитәкчесе Денис Шишканов сөйләде.
Искәртеп узабыз, Татарстан экспозициясе төбәк мәдәниятенә, аерым алганда, кулинар традицияләргә багышланган. Үзәктә икмәк күргәзмәсе урын алган, ә пыяла киштәләрдә сөт продукциясе үрнәкләре, казылык эшләнмәләре, шәраб, бал, яшелчә һәм җиләк-җимешне күрергә була. Россия павильонына килүчеләр татар милли ризыкларын һәм эчемлекләрен тәмләп карый ала. Биредә "Просто молоко" ИК, «Татспиртпром», «Ак Барс Холдинг», «Татарстан кулланучылар берлеге», «Майский» һәм башка предприятиеләр үз продукциясен тәкъдим иткән.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев