Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин НДФЛ үзгәрмәячәк һәм сатудан салым алынмаячак дип белдерде

Сатудан салым кертү инфляция үсешенә китерә, дип билгеләп үтте Президент.

Россия Президенты Владимир Путин “Туры элемтә” барышында аерымланган НДФЛ һәм сатудан салым кертүне максатчан түгел дип белдерде. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Президент сүзләренчә, физик затларның кеременнән аерымланган салым алуга күчү гадел булып тоелса да, бу практикада гамәлгә кертелсә, югары керемле гражданнар үз керемнәрен яшерәчәк һәм “конвертлардагы хезмәт хакы башланачак”. Шулай итеп, президент сүзләре буенча, “фискаль керем нульгә тигез, ә ыгы-зыгысы күп”.

“Билгеле булганча, күпләр НДФЛ үзгәртүне тәкъдим итәләр, шул исәптән, парламентта тәкъдим ителмәгән оппозициядәге сәяси партияләр дә шул фикердә тора. Без бу хакта озак уйладык. Беренче карашка, НДФЛның аерымланган шкаласы социаль яктан гадел кебек тоела, ягъни кем күбрәк керемгә ия, шул күбрәк түләргә тиеш. Ләкин практика әлеге теориягә караганда катлаулырак. НДФЛ ның узган еллардагы аерымланган практикасы нәрсә сөйли? Бу система кертелү белән гражданнарның бер өлеше, күбрәк керем алучылар төрле юллар белән керемнәрен яшерергә тырышалар, хезмәт хаклары конвертлар белән түләнә башлый һәм башкалар. Ягъни, фискаль нәтиҗә нульгә тигез, ә ыгы-зыгысы күп һәм инвестицион климатның начараюы да көн кебек ачык. Шуңа күрә бу максатчан түгел дип, кабул ителмәде”, -дип әйтте Путин. 

Сатудан салым кертү үз чиратында инфляция үсешенә китерә, дип билгеләп үтте Президент.

“Минем күп кенә хезмәттәшләрем экспертлык дәрәҗәсендә дә мондый салым кертүне якладылар. Бездә, беренчедән, мондый салым булды, бу әйләнештән алынган салым. Бу икътисадка җитди йөкләнеш, бу соң чиктә гражданнарга җитди йөкләнеш, шуңа күрә бу һичшиксез инфляция үсешенә китерәчәк”, - диде Владимир Путин.  

Шулай ук, Президент сүзләренчә, “салым системасын көйләү” бурычы тора, бу яңа “май указларын” тормышка ашыру өчен өстәмә 8 триллион сум алу өчен кирәк.

Фото: https://pixabay.com | Bru-nO

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев