Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Татарстанда оештырылган проектта 5 авыру баланың хыялын чынга ашырырга вәгъдә итте

Дәүләт башлыгы Тимур Сафинның «Минем белән бергә хыяллан» дигән хәйрия проекты белән танышты.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан Тимур Сафин уйлап тапкан «Минем белән бергә хыяллан» проектында биш авыру баланың хыялын чынга ашырырга вәгъдә итте. Шул хактагы мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган.

«Владимир Путин Халыкара волонтерлар форумында «Минем белән бергә хыяллан» хәйрия проекты белән танышты. Аның кысаларында волонтерлар каты авыру балалар һәм өлкәннәрнең теләкләрен чынга ашыра», - диелә хәбәрдә.

Форумда дәүләт башлыгы проектта катнашучыларның видеороликларын карады һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

«Минем белән бергә хыяллан» хәйрия проекты Татарстанда 2014 елның сентябрендә гамәлгә ашырыла башлады.

«2014 елда без Татарстан делегациясе белән яшьләр форумында катнаштык һәм шуннан соң таралышмаска, ә ниндидер изге гамәл кылырга карар кылдык. Практика табып, аны үрнәк итеп алдык һәм Россия өчен җайлаштырып, үзебезнең проектны гамәлгә ашырырга керештек», - диде хәйрия проекты җитәкчесе Тимур Сафин «МИР 24» телеканалына биргән интервьюсында.

 

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев