Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турында Указ имзалады

РФ Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә Россия гражданнарын язгы чакыру турында Указ имзалады. Документ хокукый актларны рәсми чыгару порталында урнаштырылган.

Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турында Указ имзалады

Фото: kremlin.ru

 

«2024 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылышка яраклы 150 000 РФ гражданын хәрби хезмәткә чакыруны гамәлгә ашырырга», – диелгән рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә кергән Указда.

Параллель рәвештә хезмәт вакыты тәмамланган солдатларны, матросларны, сержантларны һәм старшиналар хәрби хезмәттән азат ителергә тиеш.

Ил Хөкүмәтенә, төбәк хакимиятләренә һәм чакырылыш комиссияләренә хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чараларны үтәүне тәэмин итү йөкләнде.

Федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре үзләре җитәкләгән структуралар һәм ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләрен чакыруны тәэмин итәргә тиеш.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-xarbi-xezmatka-yazgy-cakyrylys-turynda-ukaz-imzalady-5885573

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев