Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш

Республикабызда балалар хокукларын пропагандалаган бәйгеләр күп түгел. Ләкин һәр сабыйга үз хокукларын белү зарур. Бала аларны укып кына түгел, ә гамәлдә кулланырга өйрәнсә, тагын да яхшырак. Шул нисбәттән, "Бала - хокук дөньясында" дигән мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы быел икенче тапкыр уздырыла. Инде былтыргы "беренче коймак" та бер дә төерле булмаган,...

Республикабызда балалар хокукларын пропагандалаган бәйгеләр күп түгел. Ләкин һәр сабыйга үз хокукларын белү зарур. Бала аларны укып кына түгел, ә гамәлдә кулланырга өйрәнсә, тагын да яхшырак.

Шул нисбәттән, "Бала - хокук дөньясында" дигән мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы быел икенче тапкыр уздырыла. Инде былтыргы "беренче коймак" та бер дә төерле булмаган, киресенчә, бик уңышлы чыккан. Яшьләр арасында бәйге кызыксындыру уятып, конкурсның чираттагысын уздыруга этәргеч булган.

Беренче чиратта, әлеге конкурс БМОның балалар хокуклары турындагы конвенциясен популярлаштырырга ярдәм итә икән. Ник дигәндә, күп кенә балалар, шулай ук аларның әти-әниләре дә сабыйлар хокуклары турында бик аз белә. "Бала - хокук дөньясында"гы бәйгедә исә балалар һәм яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру, традицион кыйммәтләрне пропагандалау, хокукый белемен арттыру максатларын куя.

- Әлеге бәйгедә 6 яшьтән алып 30 яшькә чаклы кешеләр катнашырга мөмкин. Иҗади эшләрне төркем дә, аерым-аерым да ясарга ярый. Конкурска балалар хокуклары турындагы БМО конвенциясенә туры килгән бер яки берничә хокук эчтәлеген сөйли торган видеороликлар кабул ителә. Аның жанры төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, былтыр мультфильм, интервью, репортаж, видеоклиплар килде, - дип сөйләде журналистларга Татарстанның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина.

Бәйгене Татарстанның берничә ведомствосы берьюлы оештыра. Татарстанның балалар хокуклары вәкиле, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт, Юстиция министрлыклары, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, "Балалар оешмалары советы" оешмасы, Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча республика комиссиясе - шулар рәтендә.

Бәйгенең төп таләпләренә килгәндә, алар берничә. Видеороликның эчтәлеге Россия Федерациясенең законнарына каршы килмәскә тиеш. Шулай ук цензурага туры килмәгән яки кемнедер мыскыл итә торган гыйбарәләр булмау, ә роликның озынлыгы 2 минуттан артмау зарур. Мәсәлән, былтыр бик эчтәлекле һәм мәгънәле видеороликлар, билгеләнгән вакыттан арткан булганга күрә, җиңүчеләр рәтенә керә алмаган. Быел да оештыручылар катнашучыларга билгеләнгән таләпләрне катгый үтәргә киңәш итә. Видеороликның шундый кыска булырга тиешлеге тагын бер критерий белән аңлатыла. Конкурс тәмамланганнан соң, иң яхшы видеороликлар телевидение аша күрсәтеләчәк икән.

Конкурста катнашу өчен быелның 10 сентябреннән 31 октябренә кадәр видеоролик һәм гаризаны Татарстанның балалар хокуклары вәкиле аппаратына почта аша яки электрон почтага җибәрү кирәк.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, былтыргы эшләрнең барысы да жюри әгъзаларының күңелләрен тетрәндерерлек булган. Кайбер видеороликлар хәтта бәя бирүчеләрнең күз яшьләренә сәбәп булган.

Бәйгенең бүләкләре дә саллы. Беренче унлыкка кергән 10 иҗади эш авторының һәрберсе 20 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, тамашачылар симпатиясенә лаек булган бер җиңүчегә 10 мең сум акча тапшырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2015 елның 20 ноябрендә - Бөтендөнья балалар көнендә узачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев