Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафаил Хәкимов: Нурсолтан Назарбаев Казахстанны дөньяга танытты

Сәясәтче фикеренчә, Назарбаев киткәннән соң да, Казахстандагы сәяси вазгыять үзгәрмәячәк.

Тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев илне бөтен дөньяга таныткан шәхес дип саный. Бу фикерен ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

"Нурсолтан Назарбаев - бөек кеше. Президент буларак та, элеккеге эшләрендә дә ул бик күренекле иде. Бик тыныч кеше ул. Максатларын ачык куеп, гомере буе казах халкына кирәкле эшне эшләде. Татарстанга, татарларга карашы бик яхшы иде. Ул ничә мәртәбә Мәскәүгә кермичә, туп-туры Казанга килде", - диде Рафаил Хәкимов.

Тарихчы фикеренчә, Казахстан Нурсолтан Назарбаев җитәкчелегендә нык алга киткән. "Казахстан бүгенге көндә бөтен дөньяга танылды. Ә бу дәүләтнең хәле 90нчы елларда яхшы түгел иде. Казахстан соңгы 10-15 ел эчендә бик үсте. Чагыштырсак, Үзбәкстанда халык күбрәк, аның заманында көче дә күбрәк иде. Тик Казахстан аны узып, алга китте. Үзбәкстан шул хәлендә калды", - диде ул.

Рафаил Хәкимов Нурсолтан Назарбаев җитәкчелектән киткәннән соң, Казахстанның хәле үзгәрергә тиеш түгел дип саный. "Минемчә, Нурсолтан Назарбаев Президент вазифасыннан китүен бик уйлап эшләгән. Казахстан Президенты булып Парламент сенаты спикеры Касым-Жомар Токаев калырдыр. Бу очраклы гына түгелдер, ул аны әзерләгәндер", - диде ул.

  • Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә. 2015 елда аны бишенче тапкыр Президент итеп сайлаганнар иде. Бүген ул телевидение аша милләткә мөрәҗәгать итеп, вазифасыннан китәчәге хакында белдерде.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев