Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафил Ногманов ришвәтчеләрне Себергә сөргенгә җибәрергә тәкъдим итте

Дәүләт Советы депутаты ришвәтчеләргә үлем җәзасы бирергә кирәк дигән тәкъдим белән риза түгел.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов ришвәтчеләрне Себергә сөргенгә җибәрергә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Ришвәтчеләрне төрмәгә утыртмыйча, Себер ягындагы берәр авылга сөргенгә сөрер идем”, - диде Рафил Ногманов.

РФ Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Шерин ришвәтчеләргә үлем җәзасы бирергә һәм аларны аерым зиратта җирләргә тәкъдим итте.

“Александр Шерин бик акыллы кеше икән, ләкин башы бер грамм да эшләми. Аның 5мең алганы да коррупционер була бит. Бөтен коррупционерларны атсак, 5мең алган бар кешене күмә башласаң, бөтен Россияны күмәргә кирәк”, - диде Рафил Ногманов.

Депутат фикеренчә, Александр Шеринның бу тәкъдиме пиар өчен генә эшләгән. “Бөтен коррупционерны асып-атып үтереп буламы инде, бу пиар өчен эшләнгән тәкъдим, фейк. Бу - файдасыз әйбер”, - диде ул.

Рафил Ногманов ришвәтчелеккә каршы икътисади ысуллар белән көрәшергә кирәклеген әйтте. “Коррупционерлар белән икътисади яктан көрәшергә кирәк. Ә атып үтерү ул бер дә юньле эш түгел. Аллаһ биргән гомерне без алырга тиеш түгел, без кешене төзәтергә тиеш”, - диде ул. 
 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев