Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Раил алдында торган киртәләрне җиңәргә хәтта сау-сәламәт кешенең дә ихтыяр көче җитмәс иде"

Шәмәрдән егете Раил Галиәкбәровның инвалидлар коляскасында килеш теннис уйный башлаганына бер ел чамасы гына әле.

Шушы кыска гына вакыт эчендә ул спортның әлеге төрендә үзен ил күләмендә күрсәтергә дә өлгерде. Егет бер ел эчендә республика чемпионы статусын алуга иреште. Былтыр Татарстан командасы составында Пензада үткән чемпионатта IV класслы 14 спортчы арасында 6нчы урынны алды. Быел Раил 18-21 октябрьдә Брянскида өстәл теннисы буенча шәһәрне фашист илбасарларыннан азат итүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән Бөтенроссия ярышларыннан Кубок белән кайтты. Аны егеткә җиңүгә омтылышы өчен биргәннәр. "Брянскига әти белән бардык. Ярышта Россиядән генә түгел, Белоруссия, Литва, Молдовадан да килгәннәр иде. Минем чыгыш 50дән артык спортчы арасында 5нче коэффициент белән бәяләнде. Нәтиҗәләремнең һаман яхшыра баруы мине куандыра. Кулга ракетканы аласы гына килеп тора",- ди Раил Галиәкбәров шат күңел белән.

Чыннан да, спортчы гел югарыга күтәрелү юлында. Брянскидан соң өч көн үтүгә, ул Александр Невский призына Түбән Новгородта үткәрелгән турнирда инде шәхси һәм парлы уенда 3нче призлы урынны алуга ирешә. Аның уңышларына тренеры Фарход Исмаилов та шат.

-Язмыш мине менә дигән егет белән 2012 елның 11 маенда очраштырды,- диде остазы.- Елдан артык аның белән бергә эшлибез. Спортчы буларак ул үзен күрсәтергә өлгерде. Пенза, Тула, Алексино шәһәрләрендә уңышлы чыгыш ясады. Бишенче- алтынчы урыннар башлангыч чор өчен начар күрсәткеч түгел. Без 2014 елда аның белән үзебезгә лидерлар өчлегенә керү максатын куйдык. Раилнең моның өчен потенциалы җитәрлек. Брянскида узган турнирда аның уенына Белоруссия, Литва вәкилләре дә уңай бәя бирде. Шушы көннәрдә - 15-23 ноябрьдә Петр Беренче кубогына Санкт-Петербургта үтәчәк Бөтенроссия турнирына әзерләнәбез. Раил анда Саба районы гына түгел, ә Татарстан данын да яклаячак. Горурлык белән шуны әйтә алам, соңгы өч елда Россия чемпионатларына йөрү өчен Татарстан командасында үз вәкиле булуына ирештек. Районда терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчыларга максималь шартлар тудырылган. Бу шуның да нәтиҗәсе. Ә беренче чиратта мин аның әти-әнисенә рәхмәтле. Әтисе Илнур улын Россиянең ярышлар уздырылган ерак-ерак шәһәрләренә алып барырга вакыт таба. Раил алдында торган киртәләрне җиңәргә хәтта сау-сәламәт кешенең дә ихтыяр көче җитмәс иде. Ә ул җиңә. Ул үз автомобилендә кыш­­мы, эссе җәйме Шәмәрдәннән күнегү­ләргә килми калмый. Үзе артыннан башкаларны ияр­тергә сәләтле. Аның үрнәгендә шушы көннәрдә Сабада узган турнирда тагын ике коляскада йөрүче егет катнашты. Алар безнең арада алга таба да булырлар дип уйлыйм. Ә Раил белән үзебез билгеләгән максатка ирешәчәгебезгә шик­ләнмәскә дә була.

Спортчы егет һәр­вакыт хәрәкәттә. Уңыш­­лары куандыра, оптимизмы сокландыра. Аның иң яшерен хыялларының да тормышка ашуын телибез.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X