Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан аенда «Ярдәм» фонды ике меңләп мохтаҗны кайнар аш белән тукландырырга ниятли

Волонтерлар аз керемлеләргә, инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ашамлыклар китерәчәк.

Ике меңнән артык татарстанлы «Ярдәм» хәйрия фондыннан «Тормыш юлы» проекты ярдәмендә Рамазан аенда кайнар ашлар алачак. «Татар-информ»га «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән бергә өлкәннәргә дә ярдәм булачак, дип сөйләде.

«Бүгенге көндә 800дән артык кеше ярдәм ала. Ә 24 апрельдән Рамазан ае башлану белән без ризыкны 2 меңнән артык мохтаҗга китерергә ниятлибез», - дип планнары белән уртаклашты Баязитов.

«Тормыш юлы» хәйрия проекты бу елның апрель башында барлыкка килде. Хәйриячеләр һәм волонтерлар үз-үзләрен изоляцияләү һәм сәламәтлек үзенчәлекләре аркасында катлаулы хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Өстәвенә, ярдәм алучыларның милләте һәм нинди дин тотулары әһәмиятле түгел.

«Мондый авыр вакытта мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр башкарырга кирәк һәм Аллаһы Тәгалә бу хәлдән барыбызны да алып чыгар, мин ышанам», — дип белдерде Илдар хәзрәт Баязитов.

Татарстанлылар волонтер була яки фондка матди ярдәм итә ала. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен тулырак инструкция Фондның рәсми сайтында урнаштырылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X