Чечен башлыгын унынчы баласы тууы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.
Социаль челтәрдәге шәхси битендә Рөстәм Миңнеханов: "Кадерле туганым! Ихлас күңелдән зур һәм тату гаиләң тулылану белән котлыйм! Афәрин!" - дип язган.
Сүз уңаеннан: Кадыйровлар гаиләсендә 12 бала. Рамзан Кадыровның үзенең дүрт улы һәм алты кызыннан тыш, гаиләдә уллыкка алган ике бала да бар.


Нет комментариев