Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамзан Кадыйров Россиядә күпхатынлылыкны законлаштыру мәсьәләсен кузгатмаячак

"Берничә сөяркә тотмаган һичьюгы бер ир-атны булса да күрсәтегез. Андыйлар юк һәм барысы да үз хатыннарын алдый", - дигән булган Кадыйров 2015 елда.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Россиядә күпхатынлылыкны закон нигезендә рөхсәт итү мәсьәләсен кузгатмаячак, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.

"Юк. Бу турыда кем фикерләшеп торсын. Без дөньяви дәүләттә яшибез. Моны Госудумага кертсеннәр, йә закон итеп кабул итсеннәр дип беркем дә әйтми. Ләкин яратасың икән - өйлән. Мөкинлеген булса, гаиләне тәэмин итеп тор", - дип белдергән ул.

Ул Чечня Республикасында законлы рәвештә берьюлы берничә хатынга өйләнгән күпхатынлы бер генә ир-атның да булмавын әйткән.

"Әгәр Россиядә яшүче теләсә-кайсы гаиләле ирнең 20 сөяркәсе, йә өч, йә бер сөяркәсе булса - бу нормаль хәл булып чыга. Үз хатыныңны алдау, аерым ашату, барысын да, сөяркәңне дә алдау... Әгәр син бу мөнәсәбәтләрне законлаштырсаң, ул ислам буенча синең икенче хатының булса - бу исә закон бозу була", - дип сөйләгән Чечня башлыгы.

Моңа кадәр, 2015 елның июнендә Рамзан Кадыйров ислам дине киң таралган республикаларда күпхатынлылыкны яклап чыгуын әйткән иде. Аның сүзләре буенча, болай эшләү күпсанлы сөяркәләр тотуга караганда дөресрәк.

"Безнең диндә күпхатынлылык рөхсәт ителгән. Әгәр сәламәтлегең һәм матди хәлең начар түгел икән, мондый мөмкинлек бар. Күпхатынлылык кешенең сөяркәләре булмасын өчен кирәк. Чөнки шуның аркасында сәламәтлек белән, гаиләдә проблемалар туа, хатыныңны, балаларыңны алдап яшәргә туры килә. Әгәр кешенең читтә кемедер бар икән, ул саф мәхәббәт булсын һәм бу хатын-кыз ике якның да ризалыгы белән икенче, өченче хатын булачак", - дип белдергән булган Рамзан Кадыйров "Интерфакс" агентлыгына 2015 елның 18 июнендә.

"Күпләр бу куркыныч дип саный. Ә мин берничә сөяркә тотмаган һичьюгы бер ир-атны булса да күрсәтегез дип әйтәм. Андыйлар юк һәм барысы да үз хатыннарын алдый. Ә мин хатынымны беркайчан да алдый алмас идем. Шунлыктан күпхатынлылык – бик яхшы, ә сөяркәләр тоту – начар", - дип әйткән 2015 елда Чечня башлыгы.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев