Равил хәзрәт Зөфәров: Әгәр вазгыять йомшарып китсә, иншалла, мәчетләр ачылыр
Мәчетләрнең җәмәгатьчелек өчен кайчан ачылачагы әлегә тәгаен билгеле түгел.
Әгәр коронавирус пандемиясе белән бәйле вазгыять йомшарып китсә, иншалла, мәчетләр ачылыр. «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров сорауга шулай дип җавап бирде.
«Күңелләребезгә, әлбәттә, кыен, республикада 1,5 меңнән артык мәчет, ләкин керергә ярамый. Шәригатебезнең асылы да кешенең саулыгын саклау. Без вакытыннан алда ачып, мәчетләр авыру таралу чыганагы булуын теләмибез. Әгәр вазгыять йомшарып, авырулар азаеп китсә, иншалла, мәчетләр ачылыр. Бергәләп җәмәгать намазларында, җомгаларда булырга насыйп итсен», — диде хәзрәт.
Ул мәчетләр, халык йөри алмаса да, үз хезмәтләрен алып барганын, биш вакыт азан әйтелгәнен, имамнар, мөәзиннәр дини гыйбадәтләрне үтәп барганын искәртте.
«Сүз юк, шундый сынау булды, хәтта өлкән яшьтәге бабайлар да килеп: „Хәзрәт, рөхсәт инде, мәчетне сагындым, кереп бер генә намаз укыйм инде“ дип килеп сорады. „Юк бит, ярамый, сабыр итегез“ дип юатып җибәрдек». — диде Равил хәзрәт Зөфәров.
Ул карантиннар пәйгамбәребез тарафыннан әйтеп калдырылган эшләр булуын искә алды. Шундый михнәтләр килеп чыгу ихтималлыгы турында пәйгамбәребез сөннәтендә дә язылганын, шуңа мөселманнар аек акыл белән карарга тиешлеген билгеләп узды.
Фото: Рамил Гали
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев