Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы райондагы проблемаларны балалар сочинениеләре аша ачыкларга тәкъдим итте

Билгеле булганча, муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче затлар, үзләренең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында ел саен мәгълүматлар биреп торырга тиешләр. Коррупциягә каршы тору кануннары шуны таләп итә. Белешмәләрне хисап елыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Һәм, әлбәттә, мәгълүматларның чынбарлыкка туры килүе...

Билгеле булганча, муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче затлар, үзләренең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында ел саен мәгълүматлар биреп торырга тиешләр. Коррупциягә каршы тору кануннары шуны таләп итә. Белешмәләрне хисап елыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Һәм, әлбәттә, мәгълүматларның чынбарлыкка туры килүе шарт. Таләпнең үтәлеше махсус комиссия контролендә тора. Узган дүшәмбедә утырышлар залында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы әнә шул мәсьәләдән башланып китте. Иң элек Саба муниципаль районы дәүләт хезмәткәрләренең хез­мәт тәртибенә карата куелган таләпләрне үтәү, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм ачыклау буенча комиссия рәисе Равил Гасыймов чыгышы зур игътибар белән тыңланды. Чыгышта әйтелгәнчә, муниципаль хезмәтләр үзләренең 2011 елдагы керемнәре турында белешмә биргәндә "Транспорт чаралары", "Файдалануда күчемсез милек объектлары" өлешендә типик хаталар җибәргән булганнар. Моны прокуратура ачыклаган һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясендә барысы 15 муниципаль хезмәткәргә шелтә бирү тәртибендә дисциплинар җаваплылыкка тарту чарасы кулланылган.

Комиссия утырышында вазифалары төзелеш тармагы белән бәйле муниципаль хезмәткәргә дә шелтә белдерелгән. Ни өчен, диярсез. Бер җәмгыять (ООО) әзерләгән йортлар проектында аның мәгълүматлары инфраструктура үсеше башлыгы урынбасары белән килештерелүе турында әйтелә. Бу исә "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль законга каршы килә. Шулай итеп, аерым эшкуарларга эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен нигезсез шартлар тудырылган булган.

Прокуратурадан мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенә кергән тагын бер гаризада муниципаль хезмәткәрнең торак милекчеләре ширкәте рәисе булып торуы белән бәйле рәвештә коррупциягә каршы закон таләпләрен бозу очрагын бетерү таләбе куелган. Гариза уңай хәл ителгән. 2013 елда республиканың коррупциягә каршы комплекслы программасының үтәлешен тикшерү өчен Юстиция министрлыгыннан килгән комиссия мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенең эшчәнлегенең дә нәтиҗәлелеген күтәрү тәкъдиме керткән. Хәзер ул тәкъдимнәр үтәлгән.

Утырышның икенче көн тәртибендә сөйләгән район мәдәният бүлеге начальнигы Мидхәт Хафизов чыгышы уңаеннан Рәис Миңнехановның тәкъдиме шул булды: мәдәният хезмәткәрләрен ЗАГС белән бәйләнештә туйларда катнашуга җәлеп итүгә дә игътибарны арттырырга кирәк. Бу исә мәдәният өлкәсендә түләүле хезмәтләр күләмен арттыруга этәргеч булыр иде.

Ә коррупциягә каршы торуны, комиссия рәисе йомгаклау сүзендә әйткәнчә, гомумән, балалардан ук башларга кирәк. Алар риясыз һәм берсен дә яшерми. Балаларның телләрен "чишү" ачылмый калган күп кенә ришвәтчелек фактларын фаш итү мөмкинлеге бирер иде. "Районда нинди проблемалар бар, нәрсәләр ошый, ниләр ошамый - шулар хакында мәктәпләрдә балаларга сочинениеләр яздыртабыз икән, тормыш-көнкүрештә күп нәрсәгә ачыклык кертеләчәк",- диде Рәис Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев