Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район китапханәсенең уку залында экологик сәгать

2016 ел Татарстанда су зоналарын саклау көне дип игълан ителде. ООН тарафыннан 22 март - Бөтендөнья су көне дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 март көнне район китапханәсенең уку залында, китапханәчеләр Мустафина Гөлнара һәм Шамилова Альбина Аграр коллиятте студентларына (укытучылары Фазылова Рузалия Ибрагим кызы), презентация ярдәмендә, "Су - яшәү чыганагы"...

2016 ел Татарстанда су зоналарын саклау көне дип игълан ителде.

ООН тарафыннан 22 март - Бөтендөнья су көне дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 март көнне район китапханәсенең уку залында, китапханәчеләр Мустафина Гөлнара һәм Шамилова Альбина Аграр коллиятте студентларына (укытучылары Фазылова Рузалия Ибрагим кызы), презентация ярдәмендә, "Су - яшәү чыганагы" - экологик сәгать уздырдылар. Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Җирнең 71% алып тора. 94% океан һәм диңгезнең тозлы сулары тәшкил итсә, 6% гына - эчәргә яраклы төче су. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Ә сулыклар - барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый.

Чарада укучыларга мәшһүр Япония галиме Масару Эмотоның күп еллар су белән фәнни тикшерү уздыруы турында видеоязма күрсәтелде. Галим криокамерада суны катырып көчле микроскоплар аша, катырылган су кристалларын фәнни тикшерү өстендә байтак вакытлар эшли, төрле күзәтүләр уздыра. Мәсәлән: Күзәтүләр вакытында суга "рәхмәт", "мин сине яратам", "яхшылык", "матурлык" һәм башка позитив сүзләр әйтәләр һәм катыралар. Барлыкка килгән кристалларны микроскоптан карап искитмәле, берсеннән берсе матур формага кергән кар бөртекләрен күрәләр. Икенче экспериментта, суга тискәре, ямьсез сүзләр әйтеп тикшерәләр: "син дурак", "син кирәк түгел", "үтерәм" дигән сүзләр әйтәләр. Суны шулай ук криокамерада катырганнан соң янәдән микроскоп аша карасалар, матур кар бөртекләре урынына әллә-нинди формасыз, ямьсез күренештән таң калалар. Шулай ук суга төрле музыка тыңлатып карыйлар. Моцарт, Бетховен, Бах, Чайковский музыкасын су бик тә ярата. Аларның тәэсире белән су матур кар бөртекләре формасын алып үзгәрә. Ә инде авыр рок, металлика стиле суны какшата, боза, ямьсезли. Хәтта су кеше уйларын да укый һәм аңлый ала икән дигән нәтиҗә ясала.

Практик өлештә студентларга матур теләкләр әйтеп су эчәргә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X