Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район ветераннар советы рәисе Әнвәр Гафиятуллин Идел буйлап круизда йөреп кайтты

Район ветераннар советы рәисе Әнвәр абый Гафиятуллинның гомере хәрби хезмәттә үткән. Күптән түгел «Республика сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты» җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлашев аны "Алексей Толстой" теплоходында Идел буйлап круизга чакырды. Өлкән һәм яшь буын вәкилләрен аралаштыру максатында Татарстан Президенты ярдәме белән оештырылган әлеге сәяхәттә 80нән артык...

Район ветераннар советы рәисе Әнвәр абый Гафиятуллинның гомере хәрби хезмәттә үткән. Күптән түгел «Республика сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты» җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлашев аны "Алексей Толстой" теплоходында Идел буйлап круизга чакырды. Өлкән һәм яшь буын вәкилләрен аралаштыру максатында Татарстан Президенты ярдәме белән оештырылган әлеге сәяхәттә 80нән артык хәрби хезмәт ветераны, балалар йортларында, приютларда тәрбияләнүче 65 кеше катнашкан. Круизда катнашучылар Чабаксар, Городец, Ярославль, Мышкин, Углич, Кимры, Кострома, Түбән Новгород, Козловка портларына тукталып, шәһәрләр белән танышканнар, музейларында, Мәскәү Кремлендә, Ленин мавзолеенда булганнар. Сәяхәттән бик канәгать калган Әнвәр абый үзенә шундый мөмкинлек биргәннәре өчен район җитәкчеләренә дә рәхмәтле.

Фәния Шәмсетдинова,

Саба шәһәр җирлеге ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев