Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда балигъ булмаганнар 22 сәгатьтән соң урамда йөрүләре сәбәпле, аларның әти-әниләренә кызарырга туры килде

Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 9 материал каралды. Аларның күбесе ата-аналар контроле җитмәү сәбәпле, балаларның тәртипсезлеге, мәгълүм кагыйдәләр кысаларыннан чыгулары белән бәйле. Уналты яше тулмаган балалары мотоцикл белән идарә...

Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 9 материал каралды. Аларның күбесе ата-аналар контроле җитмәү сәбәпле, балаларның тәртипсезлеге, мәгълүм кагыйдәләр кысаларыннан чыгулары белән бәйле. Уналты яше тулмаган балалары мотоцикл белән идарә иткәне өчен Сабадан, Оет, Кырбаш авылларыннан чакырылган ата-аналар җавап тотты. Биш-җиде яшьлек уллары һәйкәлнең мәрмәр плитәләрен кубарып йөргәннәре өчен дә Сабадан өч ата-анага кызарырга туры килде. Мәгълүм булганча, 1 сентябрьдән укучы балаларның өлкәннәрдән башка кич йөрергә ярамаган вакыты 22 сәгатьтән (23 сәгатьтән түгел) башлана. Шулай булса да, Туктардан IX сыйныф укучысы кичен үзеннән олыраклар белән Мишәбаш авылына кадәр барып чыгарга батырчылык иткән. Аның әнисенә кисәтү ясалды. Утырышта Шәмәрдәннән тайгак юлга баскан Г.Э.нең берүзенә ике эш каралды. Комиссия аны балаларына ана булу хокукыннан мәхрүм итүгә әзерләү турында карар чыгарды. Моннан тыш утырышта Шәмәрдән лицееннан балигъ булмаганнарның иминлеген күздә тотып әзер­ләнгән ике материал каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев