Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда өч эшмәкәрнең милкенә арест салынды

Шәхси эшмәкәрләрнең вакытында түләнмәгән иминият кертемнәрен эзләп алу буенча республикада 12 майдан башланган айлык төгәлләнде. Районда акция Россия Пенсия фонды идарәсе һәм суд приставлары белән берлектә үткәрелде. Айлык барышында шәхси эшмәкәрләрдән 934 мең сум бурыч эзләп алынды. Әмма бу әле проблема хәл ителгән дигән сүз түгел. Күрелгән чараларга карамастан, районда...

Шәхси эшмәкәрләрнең вакытында түләнмәгән иминият кертемнәрен эзләп алу буенча республикада 12 майдан башланган айлык төгәлләнде. Районда акция Россия Пенсия фонды идарәсе һәм суд приставлары белән берлектә үткәрелде. Айлык барышында шәхси эшмәкәрләрдән 934 мең сум бурыч эзләп алынды. Әмма бу әле проблема хәл ителгән дигән сүз түгел. Күрелгән чараларга карамастан, районда теркәлгән 634 шәхси эшмәкәрнең 193е хәзер дә Пенсия фондына бурычлы булып кала. Түләттерәсе иминият кертемнәренең гомуми суммасы 20 июньгә 6,8 миллион сумнан артып китә.

Соңгы өч елда районда шәхси эшмәкәрләр саны кимүгә таба китте. 2012 ел башына алар 619 булса, былтыр - 574кә, 2014 елның 1 июненә 525кә калды. Шушы чорда хезмәт һәм эш белән тәэмин итү үзәге аша 58 меңне алучыларның байтагы өчен кече бизнеска кереп китү шактый "каты чикләвек" булып чыкты. Аларга ахыр чиктә учеттан төшүдән башка чара калмады. Моның бер сәбәбе - иминият кертемнәре ставкасының югары булуы. Әмма 58 мең алып эшмәкәрлек эшчәнлеге баш­ларга теләүчеләр дә, баш­ка категория белән салым органнарында тер­кә­лүчеләр дә, гәрчә учеттан төшсәләр дә, иминият кертемнәре түләүдә бурычлы булып калдылар. Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсенең бүлек начальнигы Дания Кәримова янына Түбән Утардан учеттан төшү өчен документ сорап килгән 63 яшьлек ирнең өч елга 103 мең сум бурычы җыйналган. Шуның 92 меңе - түләнми калган иминият кертеме, 11 меңе - пеня.

-Хәзер пенсиядән түләп барасы була инде,- диде ул күңелсез генә. Үзенең әйтүенә караганда, эшмәкәрлек белән юньләп шөгыльләнмәгән дә.

-Бурычларны эзләп алу өчен законда каралган барлык чараларны күрәбез. Әле бүген дә ярты көн фондка әҗәтләре күп булган оешма җитәкчеләрен зар елаттым, - ди идарә начальнигы Рөстәм Хис­мә­туллов. - Шәхси эшмә­кәр­ләргә килгәндә, 2013 елда аларның 127се кертемнәрен ирекле рәвештә түләде. Ә 398еннән барысы 3,306 миллион сум күләмендә иминият кертем хат язып таләп итү тәртибендә алынды. Судка 120 шәх­си эшмәкәргә карата җибәрелгән материаллар буенча приставлар аша 3,56 миллион сум эзләнде. Өчесенең милкенә арест салынды. Бурычларын түләмәгәннәре өчен былтыр - 5, быел 7 эшмәкәрнең Россия территориясеннән читкә чыгу мөмкинлеге чикләнде.

Болары әле ни әйтсәң дә, күзгә-башка күренгән, ад­рес­лары билгеле кешеләр. Җитәкче әйтүенчә, районда учетка басып читтә эшләүчеләрне табуы аеруча кыен икән. Әйтик, "Жумбаевич", "Худоноевич", "Магеррам оглы"ларның кемнәр икәнен чамалыйсыздыр. Бәрәңге, яшелчә белән сәүдә итүче шундый ят фамилияле адәмнең җидесе 2009 елда районыбыз авылларының берсендә (Чәбки Саба) 3нче йортта теркәлгән булган. Фотодан күренгәнчә, әлеге ишексез-тәрәзәсез, морҗасыз йортта эт тә җан асрарлык түгел. Әмма әлеге хәрабәдә хәзер дә өч кеше яши булып күренә, тагын дүртесе учеттан 2012 елның 17 маенда төшкән.

Елгыр адәмнәр һәртөрле түләүләрдән качуның нинди генә юлларын тапмыйлар. Кемнәрдер максатына да ирешә, ахры. Әмма шунысы ачык: картлыгыннан беркем дә кача алмый. Кеше гомеренең шушы чоры алачак пенсия күләменә дә бәйле. Тәэмин ителгән картлык исә пенсия фондына күчерелгән кертемнәрдән формалаша. Хәтта оныклар да күп пен­сияле әби-бабайларны ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев