Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда янгыннарны булдырмау максатыннан "Торак-2014" операциясе көчәйтелеп җибәрелде [+фото]

Узган елны районыбыз территориясендэ 23 янгын очрагы теркәлде. Янгыннар нәтиҗәсендә 22 корылма (3 торак,1 фатир, 5 мунча,13 сарай һәм 5 техника (автомобиль) яраксыз хәлгә килде. 6 торак, 2 гараж,4 сарай, 2 мунча, 4 фатир һәм бер йортнын подъезды төрле дәрәҗәдэ зыян күреп, шушы янгыннардан килгән гомуми зыян 2055279 сум тәшкил...

Узган елны районыбыз территориясендэ 23 янгын очрагы теркәлде. Янгыннар нәтиҗәсендә 22 корылма (3 торак,1 фатир, 5 мунча,13 сарай һәм 5 техника (автомобиль) яраксыз хәлгә килде. 6 торак, 2 гараж,4 сарай, 2 мунча, 4 фатир һәм бер йортнын подъезды төрле дәрәҗәдэ зыян күреп, шушы янгыннардан килгән гомуми зыян 2055279 сум тәшкил итте.

Аннализлардан чыгып янгыннарны кисәтү һәм булдырмау максатыннан «Торак-2014» операциясе көчәйтелеп җибәрелде. Район территориясендә урнашкан янгынга каршы көрәшу берәмлекләре көчләреннән махсус төркемнәр төзелеп һәм янгын күзәтчелеге бүлекчәсе инспекторлары тарафыннан шәхси секторда, торак йортларны тикшеру, инструктажлар үткәрү, укыту-анлату эшләре алып барыла. Бу вәзгыять аеруча урманнарга якын урнашкан, еллар дәвамында яңгыннар еш була торган, кеше яшәмәүче җимерек торак йортлар күп булган авылларда үткәрелә.

Тикшерү барышында төп игътибар ишле гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы имин булмаган гаиләләргә биреләчәк. Операция барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүчеләр һәм кагыйдәләр белән исәпләшмәүчеләр барлыгы ачыклана.

Андый хуҗаларга административ чаралар күрелә. Шуңа күрә һәрбер кешегә алдан үз хуҗалыкларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итеп, ягу мичләрен, ут чыбыкларын, каралты-кураны карап, чистартып, тәртипләп кую зарур. Бу чаралар административ җаваплылыктан качу өчен генә түгел, э бәлки үзебезнең шәхси иминлегегез өчен кирәк.

Янгыннарны алдан кисәтү зур әһәмияткә ия. Салкын кыш көннәрендә ягулык һәм җылыту җиһазларыннан файдаланганда игътибарлы һәм сак булыйк!

Раил Габдрахманов,

янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев