Районыбыз имамнары Казанга яңа мөфти сайларга барды
17 апрель көнне Казан милли-мәдәни үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтае узды. Яңа мөфти сайлануы белән әһәмиятле бу чарада безнең районнан да аерым делегация - район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, мөхтәсиб Айнур Әхмәтов, авыл имамнары (Сабадан Илдар Яхъя, Шәмәрдәннән Сәид Мортазин, Дамир Газизов, Иләбәрдән Рушан Гыйльманов, Явлаштаудан Илнур Фәйзерахманов,...
17 апрель көнне Казан милли-мәдәни үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтае узды. Яңа мөфти сайлануы белән әһәмиятле бу чарада безнең районнан да аерым делегация - район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, мөхтәсиб Айнур Әхмәтов, авыл имамнары (Сабадан Илдар Яхъя, Шәмәрдәннән Сәид Мортазин, Дамир Газизов, Иләбәрдән Рушан Гыйльманов, Явлаштаудан Илнур Фәйзерахманов, Килдебәктән Нияз Заһидуллин, Лесхоздан Рәзил Сафин) катнашты. Корылтайда президентыбыз Рөстәм Миннеханов, җыелган имамнарга мөрәҗәгать итеп, республиканың киләчәге һәм тотрыклыгы аларның эшенә бәйле, шуңа күрә дөрес юнәлешне сайлау бик мөһим, диде. Республика башлыгы шулай ук районнардагы мөселман дин әһелләре белән элемтәләрне көчәйтергә вәгъдә бирде. Корылтайда Татарстанның яңа мөфтие итеп Камил Сәмигуллин сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев