Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз укытучыларын сингапурлылар укытты [+фото]

Татарстан Республикасы мәктәп директорларының һөнәри компетентлыгын үстерү һәм республикабызның барлык район үзәкләрендә "Превосходство мәктәпләре" булдыруга булышлык йөзеннән, Сингапурның Educare компаниесе белән берлектә тормышка ашырылучы "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү" проекты кысаларында, 11-15нче апрель көннәрендә, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы Саба муниципаль районында "Превосходство мәктәпләре" директорларына биш көнлек тренинг...

Татарстан Республикасы мәктәп директорларының һөнәри компетентлыгын үстерү һәм республикабызның барлык район үзәкләрендә "Превосходство мәктәпләре" булдыруга булышлык йөзеннән, Сингапурның Educare компаниесе белән берлектә тормышка ашырылучы "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү" проекты кысаларында, 11-15нче апрель көннәрендә, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы Саба муниципаль районында "Превосходство мәктәпләре" директорларына биш көнлек тренинг уздырды.

Быелгы август конференциясе Саба районында узачак, шуңа күрә курслар Саба гимназиясе базасында оештырылды. 14нче апрель көнне Саба гимназиясендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгел Нәвап улы Фәттахов булып китте, ул тренингта катнашучылар белән аралашты, аралашу барышында ул безгә сингапур методикасын дәресләрдә куллануның сыйфаты һәм нәтиҗәлелеген үстерү өчен бик күп тырышырга кирәклегенә басым ясады.

Сингапур укыту системасы барлык илләрдәге иң уңышлы технологияләрне үз эченә ала. Дәресләрдә лидер булырга күнеккән укытучыларга укыту методикасын гына түгел, ә менталитетны да үзгәртү бер дә җиңел түгел. Ләкин дәресләрендә укыту структураларының берничәсен генә кулланып карауга, укытучы укучыларның кызыксынулары һәм активлашулары артуын сизә.

Тренинг һәр мәктәп директорын төркемнәрдә мәсьәләләр чишәргә, партнёрлар белән фикерләр аралашырга мәҗбүр итте. Тренерлар педагогларга булган мәгълүматларны ятлау белән шөгыльләнгәнче, үзеңә эзләнү күпкә отышлырак булуына басым ясадылар.

"Превосходство мәктәпләре"- республикада укыту сыйфатын үстерү өчен уникаль эксперимент үзәкләре булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев