Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз яшьләре "Бизнеска атлый"

14 октябрьдә Саба мәдәният йортында эшмәкәрләр өчен республика "Бизнеска атлыйбыз" зона конференциясе уздырылды. Үз бизнесларын башлаучыларның белемнәрен күтәрү, үзара тәҗрибә алмашу максатында Икътисад министрлыгы, сәүдә-сәнәгать палатасы, "Яшьләр оешмасы советы" төбәк җәмәгать оешмасы белән берлектә оештырылган чарада барысы 14 районның яшь эшмәкәрләре катнашты. "Бизнес план төзү", "Идарә карарларын кабул итү", "Менеджмент....

14 октябрьдә Саба мәдәният йортында эшмәкәрләр өчен республика "Бизнеска атлыйбыз" зона конференциясе уздырылды. Үз бизнесларын башлаучыларның белемнәрен күтәрү, үзара тәҗрибә алмашу максатында Икътисад министрлыгы, сәүдә-сәнәгать палатасы, "Яшьләр оешмасы советы" төбәк җәмәгать оешмасы белән берлектә оештырылган чарада барысы 14 районның яшь эшмәкәрләре катнашты. "Бизнес план төзү", "Идарә карарларын кабул итү", "Менеджмент. Бизнес планлаштыру. Идарә бәхәсләре" темалары буенча тренингларны шулай ук "Верные решения" консалтинг компаниясе вәкилләре дә үткәрде. Конференциядә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бүлек начальнигы Рәсимә Кашапова, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Илнур Котдусов, сәүдә-сәнәгать палатасы идарә начальнигы урынбасары Артур Николаев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев