Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Районыбыз үзешчәннәре Кукмара районы авылларында зур концерт программасы белән чыгыш ясадылар

    Район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә Кукмара районының Урта Комар, Починок Сутерский, Зур Сәрдек авылларында зур концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. 1 сәгатьтән артык барган бәйрәм кичәсен тамашасы югары бәяләде, концерттан күтәренке рухта кайтып киттеләр. Саба үзешчәннәре дәртле биюләре, шаян сүзләре, моңлы җырлары белән Кукмара районы халкының күңеленә...

    Район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә Кукмара районының Урта Комар, Починок Сутерский, Зур Сәрдек авылларында зур концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. 1 сәгатьтән артык барган бәйрәм кичәсен тамашасы югары бәяләде, концерттан күтәренке рухта кайтып киттеләр. Саба үзешчәннәре дәртле биюләре, шаян сүзләре, моңлы җырлары белән Кукмара районы халкының күңеленә матур хәтирә булып кереп калдылар. Тамашачы Сабаларга иҗади уңышлар теләп, тагын концерт программасы белән килүне көтеп калдылар. Концертка Кукмара муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Рауиль Шәйдәүләт улы, мәдәният бүлеге начальнигы Гареева Гульнура Закирҗан кызы, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының исәп һәм хисап бүлеге мөдире Мингазова Ләйсән Азат кызы, Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге начальнигы Хафизов Миннехат Гата улы килделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: