Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда армиядән 2009 елдан бирле качып йөрүчеләр бар

Агымдагы елның 1 апреленнән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Быелгы чакырылышның кайбер үзенчәлекләре дә бар. Беренчедән, нигезле сәбәпләре юк килеш хәрби хезмәттә булмаган егетләрне моннан соң дәүләт һәм муниципаль хезмәткә эшкә алмаячаклар. Армиягә барудан качып йөрүчеләргә 27 яшь тулгач, хәрби билет урынына белешмә генә бирәчәкләр. Күптән түгел Россия саклану министры...

Агымдагы елның 1 апреленнән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Быелгы чакырылышның кайбер үзенчәлекләре дә бар. Беренчедән, нигезле сәбәпләре юк килеш хәрби хезмәттә булмаган егетләрне моннан соң дәүләт һәм муниципаль хезмәткә эшкә алмаячаклар. Армиягә барудан качып йөрүчеләргә 27 яшь тулгач, хәрби билет урынына белешмә генә бирәчәкләр. Күптән түгел Россия саклану министры Сергей Шойгу аларның исемлеген матбугатка бирү тәкъдиме ясаган иде. Хәзер әлеге практиканы куллана башладылар инде. Республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы Фәнис Закировның хәбәр итүенә караганда, качып йөрүчеләр безнең районда да бар икән. Әйтик, былтыргы көзге чакырылышта Сабадан, Иштуганнан һәм Курсабаштан - берәр, Шәмәрдәннән биш егет, повестка ала торып та, чакыру урынына килмәгән. Кайберләре 2009 елдан бирле качып йөри. Алар закон бозучылар булып саналалар һәм җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев