Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда яшәп, иҗат итүче шәхесләрнең яңа китаплары дөнья күрде [+фото]

«Әй, язмыш, язмыш...» Композитор райондашыбыз, "Һәй, йөрәк, йөрәк", "Кичләрегез уз­сын күңел­ле" дигән китаплар авторы Рәйсә Имамиеваның "Әй" язмыш, язмыш" исем­ле яңа китабы дөнья күр­де. Китапка авыл мә­дәният учакларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә иҗат берләшмәләре һәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарларына яраклы материаллар - театраль тамашалар, кыс­ка җырлар, такмаклар, шигырьләр кер­тел­гән. Автор...

«Әй, язмыш, язмыш...»

Композитор райондашыбыз, "Һәй, йөрәк, йөрәк", "Кичләрегез уз­сын күңел­ле" дигән китаплар авторы Рәйсә Имамиеваның "Әй" язмыш, язмыш" исем­ле яңа китабы дөнья күр­де. Китапка авыл мә­дәният учакларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә иҗат берләшмәләре һәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарларына яраклы материаллар - театраль тамашалар, кыс­ка җырлар, такмаклар, шигырьләр кер­тел­гән. Автор язмаларын районыбызның мә­дәният та­­рихы үсешенә сизелер­лек өлеш керткән нәүрүздәшләренә, гомер юлында очраган якын дусларына, оешма-предприятиеләр, күмәк хуҗалыкларның икътисадын ныгытуга тырыш хезмәтләре белән булышкан алдынгыларга, вакытыннан элек вафат булган туганнарына һәм газиз әнисенең якты истәлегенә багышлаган.

"Үз җырыбыз булсын әле"

Олы Шыңар урта мәк­тәбе укытучысы, баянчы, көй­ләр авторы Фәннур Галимовның исеме­ му­зыка сөючеләргә ях­шы таныш. Ул үзенең җыр­ларын бер җыентыкка туплап, 2000 елда бастырып чыгарган иде. Быел "Үз җырыбыз булсын әле" дигән яңа китабы дөнья күрде. Бу китапка татар мәктәпләре һәм гимназияләрнең 5-9 сыйныфлары өчен музыка фәне буенча үзе тө­зегән укыту програм­масы, төр­ле елларда "Мәгариф" журналында басылып чыккан, мәктәпләрдә музыка тәрбиясе бирүгә багышланган класстан тыш чара һәм дәрес эшкәртмәләре һәм төрле шагыйрьләрнең шигырьләренә иҗат иткән 53 җыры кертелгән.

Китап музыка укытучыларына, музыкаль түгәрәкләр алып баручыларга адресланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев