Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызның тыл геройларын барлау дәвам итә

Хәбәр иткәнебезчә, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышындагы тыл хезмәтчәннәренең героик хезмәте турындагы истәлекне мәңгеләштерү максатында "Татарстан Республикасының тыл геройлары" күптомлы хәтер китабы булачак. Китапка тылда 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорда кимендә 6 ай эшләгән кешеләр кертелә. Бөек Ватан сугышының тыл геройлары исемлеге 2013 елның 1...

Хәбәр иткәнебезчә, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышындагы тыл хезмәтчәннәренең героик хезмәте турындагы истәлекне мәңгеләштерү максатында "Татарстан Республикасының тыл геройлары" күптомлы хәтер китабы булачак. Китапка тылда 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорда кимендә 6 ай эшләгән кешеләр кертелә. Бөек Ватан сугышының тыл геройлары исемлеге 2013 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча әзер булырга тиеш иде. Тыл геройларын барлау максатында авыл һәм шәһәр җирлекләрендә колачлы эш алып барылды. Нәтиҗәдә башлангыч исемлеккә барысы 4995 тыл герое кертелде. "Хәтер китабы"ның беркем дә төшеп калмаслык итеп язылуы шарт. Шул максаттан тыл геройларының тулы исемлеге белән http://saby.tatarstan.ru/rus cайтында танышырга мөмкин. Анда тылда эшләгән әти-әниләре, туганнарының исем-фамилияләрен тапмау­чылар бу хакта комиссиягә хәбәр итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X