Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәдиф Кашапов Илназ Гариповның “Мин татарча сөйләшәм”дә җырламавына аңлатма бирде

“Илназ Гарипов форматка туры килмәде”, - диде Рәдиф Кашапов.

Җырчы Илназ Гариповны “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаштырмаганнар. Җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең катнашу-катнашмавы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов белән хәл ителде дигән иде. “Татар-информ” хәбәрчесе бу хакта Рәдиф Кашаповның үзеннән сорады.

“Илназ Гарипов форматка туры килмәде. Әйдәгез комментарийларсыз калдырыйк. “Комментарийларсыз” дип языгыз. Башкача язсагыз, мин сезнең “Театр-информ”га килермен аннары”, - диде хәбәрчегә Рәдиф Кашапов.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев