Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика семинарында районыбызның 25 инглиз теле укытучысы катнашты

17 октябрьдә Казанның 165 номерлы мәктәп базасында чит телләр укытучыларының "Чит телләр буенча Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек эшләре" дигән тема буенча Республика семинары оештырылды. Семинарда Республика мәгариф оешмаларының методистлары, методик берләшмә җитәкчеләре һәм чит телләр укытучылары катнашты. Семинарны Мәскәүнең "Экзамен" нәшер итү оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасының Мәгарифне Үстерү Институты...

17 октябрьдә Казанның 165 номерлы мәктәп базасында чит телләр укытучыларының "Чит телләр буенча Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек эшләре" дигән тема буенча Республика семинары оештырылды. Семинарда Республика мәгариф оешмаларының методистлары, методик берләшмә җитәкчеләре һәм чит телләр укытучылары катнашты. Семинарны Мәскәүнең "Экзамен" нәшер итү оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасының Мәгарифне Үстерү Институты уздырды. Семинарның максаты - педагогларга укучыларны чит телләрдән Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек эшләрен оештыруда методик ярдәм күрсәтү иде. Семинарда Соловова Елена Николаевна, педагогик фәннәр докторы, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт Университеты профессоры, Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән Министырлыгының чит телләр буенча президиум члены, инглиз теле буенча укыту ярдәмлекләре авторы, Югары Экономик Мәктәбнең чит телләр буенча департамент җитәкчесе чыгыш ясады, укытучыларның сорауларына җавап бирде.

Безнең районнан мәгариф идарәсе методисты җитәкчелегендә әлеге практик юнәлештәге семинарда 25 инглиз теле укытучысы катнашты. Семинарда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев